Радий Хәбиров бүген ЦУРда узган оператив киңәшмә барышында хәрби каберлекләрне ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. Республика җитәкчесе муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итте:
“Мин контроль идарәгә хәрби дан объектларында ничек эшләр баруын карарга куштым. Бүген 21 апрель. Бөек юбилейга берничә көн калды. Бу өлкәдә эшләр тиешле дәрәҗәдә бармый, дип уйлыйм. Беренчедән, кар эреп бетте, үләнне җыештырырга кирәк, бу аңлашыла инде. Әмма Бүздәк районында “Никто не забыт. Ничто не забыто” сүзләрендә хәреф төшеп калган очракларда нишләргә? Яисә Мәләвездәге Дан паркында плитә шартлаган. Шунда ике эшче җибәрегез дә, алар төшке ашка барын да эшләячәк. Проблема нәрсәдә? Шунда ук разведчикларга куелган һәйкәлдә ертылган флаглар. Тәртипсезлек! Бәләбәйдә сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлдә бордюр җимерелгән һәм һәйкәл нигезенең тышлыгы купкан. Монда да бер көнлек эш. Һәр муниципалитет буенча кисәтүләрем бар минем”, – дигән Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизовка бүген үк объектларны тикшерергә, барлык җитешсезлекләрне өйрәнергә һәм видеоконференция җыярга кушты. Башкарылган эшләр буенча доклад 5 майда булачак.
"Бик күп торак пунктларда булам. Кагыйдә буларак, хәтта кечкенә авылларда да кешеләр үзләре чыга һәм тәртип урнаштыра”, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru