

Үлемсез полк илебезнең 45 төбәгендә традицион форматта узачак. Бу хакта Mash Телеграм-каналы хәбәр итә. Басма мәгълүматы буенча, русиялеләр Петербург, Карелия, Коми, Архангельск, Ярославль һәм башкалабыз Уфа урамнарыннан узачак. Бу шәһәрләр исемлеген шулай ук Пермь, Ырынбур, Самара, Липецк, Чабаксар, Орел, Владимир, Иванов һәм Тверь тулыландырачак.
Үлемсез полк акциясендә шулай ук Урал федераль округы, Себер, Ерак Көнчыгыш төбәкләре, Махачкала, Владикавказ шәһәрләре, Новгород һәм Вологда өлкәләре катнашачак. Шул ук вакытта Тула, Белгород, Курск, Брянск, Рязань, Воронеж, Кырым, Ростов һәм башка шәһәрләр, былтыргы сәясәтне хуплап, акцияне онлайн үткәрергә карар кабул иткән.
Мәскәү, Смоленск, Пенза, Казан, Киров, Ульяновск, Мурманск, Марий Эл, көньяк төбәкләр (Ростовтан тыш), Ставрополь, Нальчик, Кабарда-Балкария, Грозный һәм Кавказ әлегә чараның форматын билгеләмәгәннәр.
Чыганак: lenta.ru