

БРның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова “Җиңү җырлары” дигән флешмобка старт бирде. Бу идея кичә Уфада Милли музейда узган мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән очрашу вакытында барлыкка килгән. Чарага җыелучылар барысы бергә Кадыйр Даян сүзләренә Заһир Исмәгыйлев язган “Шәйморатов генерал” җырын башкарды.
Министр барысын да Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган флешмобка кушылырга чакырды. Моның өчен яраткан хәрби җырның куплетын өйдә, эштә, паркта яки башка урында яздырырга һәм социаль челтәрләрдә #ПесниПобеды хештегы белән урнаштырырга кирәк. 9 майда җырларны район-шәһәрләрнең үзәк мәйданнарында бергә башкарырга тәкъдим ителә.
"Бүгенге көнге тыныч күк йөзебез өчен үз гомерләрен фида кылган кешеләрнең истәлеген саклау һәм ны башкаларга тапшыру аеруча мөһим. Сугыш еллары җырлары ул музыка гына түгел, ул безнең халыкның батырлыгы һәм ныклыгының тере тарихы, — дип язган бу флешмоб турында министр үзенең социаль челтәрләрендә. – Әйдәгез, Җиңү җырлары белән тулыландырып, бәйрәмебезне чагурак итик! Безне берләштергән бу җырлар ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерсен һәм яңа казанышларга рухландырсын”.
Чыганак: bashinform.ru