(Дәвамы).
Менә шундый хәлләрдә яши торгач, 1944 нче ел җитте. Яшь кенә бер апа килеп, быел син укырга төшәсең диде. «Балам, әйбәт укы, язарга өйрән. Әтиеңә икәү хат язарбыз, мин бит укый-яза белмим»,– дип, инәй мине мәктәпкә озатты.
Мәктәп тулы яланаяклы малайлар-кызлар. Алар арасында күрше кызы Галимә дә бар. Безне агачтан салынган бәләкәй йортның берсенә керттеләр. Озын парталар, озын эскәмияләр. Мине мәктәпкә чакырып килгән Асия апа беренче укытучым булды. Танышкач, фамилияләребезне сорап чыкты. Күпләребез белми. Укытучы иртәгә белеп килергә кушты. Көз мәлендә мәктәпкә ничә тапкыр барганмындыр, хәтердә калмаган. Кышын өстемә дә, аягыма да кияргә булмагач, йөрмәдем.
1945нче елның язы җитте. Әле һаман салкын. Тышка чыгарлык түгел, өшетә. Әни иртән берничә тапкыр мәктәпкә җибәрде, мин ерак бара алмыйм, аякларым өши, кире борылып кайтам. Бераздан җылытып җибәрде. Мин мәктәпкә барырга чыктым. Каршыма бер апа килә. Ул миннән: «Син Равил бит әле?» –дип сорады. «Сугыш беткән, улым, тиздән әтиең кайтыр»,– диде. Фәндәлнең чыкканын көтеп тордым. «Сугыш туктаган!»– дип сөенче алдым. Фәндәл өенә йөгереп кереп китте дә бер телем икмәк алып чыгып миңа бирде. Мәктәп алды туп-тулы халык. Ул елларда Түрештә унъеллык мәктәп иде. Укытучылар укучыларны бер сафка тезделәр, без кечкенәләрне сафның койрыгына куйдылар. Бөтен Түреш урамнары буйлап кычкырып җырлап үттек. Әби-бабайлар, елый-елый, безне озата. Урамдагы ник бер йортның алдында читән, койма булсын?! Аларны кышын ягып бетергәннәр.
1945 нче елның 9 мае – ачлыктан җәфаланган халыкка өмет, зур шатлык китергән көн. Барысында да тиздән әтиләребез, балаларыбыз, туганнарыбыз кайтыр дигән өмет кабынды.
Беркөнне инәй: «Гөлмәрьямнең әтисе кайткан, барып исәнләш», – диде. Мин барганда ул тышта утыргычта утыра иде. Йөри алмый, ике аягы да – агачтан. «Менә, балам, сугыштан ничек кайттым, мондый гариплекне берегезгә дә күрергә язмасын»,– диде ул аның белән исәнләшкәч.
Фәритнең дә әтисе кайтты. Ул бер күзен югалткан. Гариф абый бер аяк белән кайтты. Хәмәтдин бабайның малае кайтты. Шөкер, гарипләнмичә. Соңыннан ул күп еллар Түрештә колхоз рәисе булып эшләде. Авылдан сугышка китүчеләр бик күп иде, бармак белән генә санарлык кешеләр әйләнеп кайтты. Кайтканнары да сугышта гарипләнгән иде.
Минем әти дә, Галимәнең әтисе дә кайтмады. Беркөнне инәй: «Сугыштан әтиеңнең аты кайткан. Бер күзе юк диләр. Әйдә, барып күреп кайтыйк», – диде. Мин әти кайткач кына барам дип бармадым. Шуның өчен һаман да үземне гафу итә алмыйм. Никләр генә шушы атны барып күрмәдем икән?!
Сугыш бетсә дә, ачлык-ялангачлык арттан ияреп йөрде. Беркөнне инәй: «Улым, тегермән эшли башлаган. Тегермәнчедән сорап кайт әле, әзрәк кипкән бәрәңге кабыклары бар иде, шуларны тарттырып бирә алмасмы икән? Ашарыбызыга бернәрсә дә юк», –диде.
Тегермәнчегә барып йомышны әйттем. «Бәрәңге кабыгы нык кипкән булсын, югыйсә, ташка ябыша. Иртәгә алып төш, тарттырырбыз», – диде. Мин икенче көнне алып килгән кабыкны мөшкәгә салдык, оны аз гына төште. Тегермәнче ташларны күтәреп, кырыйларында калган онны каз канаты белән себереп минем капчыкка салды. Тегермәнгә килгән чакта капчыгым җиңел генә булса, кайтканда авырайган иде. Инәй бик шатланды. Таштагы оннарны себереп биргәне өчен ул тегермәнчегә рәхмәтләр укыды. Рәхмәт сиңа, тегермәнче абый!
Хәзер һәр көнне мәктәпкә укырга барам. Бик артта калганмын. Хәрефләрнең күбесен белмим. Беркөнне укытучыбыз Асия апа безне урманга экскурсиягә алып китте. Түрештән ерак түгел урман башлана. Ләкин аның агачлары сирәк һәм вак, күбрәге куаклыклар. Тирә-як ямь-яшел. Чишмә янына килеп туктагач, аның тирәсенә җыелыштык. «Менә бу чишмә Түреш елгасының башланган урыны. Чишмәне пычратырга, коеларга төкерергә ярамый. Әле сез беренче класс укучылары. Үсеп буй җитәрсез. Гаиләләрегез булыр. Вакыт табып шушы чишмә янына килеп, 1945нче елның 9 маен сугыш беткән көн итеп искә алыгыз. Асия апа шушы Чишмә янына алып килгән иде дип, иптәшләрегезгә сөйләрсез», – диде. Барыбыз да Асия апа алып килгән савыт белән чишмә суын тәмләдек.
Әйдәгез, болынны карап чыгыйк дип, чишмәне калдырып алгарак киттек. Берничә адым ясагач та кош оясына тап булдым. Ояда – кечкенә дүрт йомырка. Шунда ук Асия апаны куып җитеп бу хакта әйттем. Апа белән бергә кире әйләнеп килдек. Карасак, йомыркаларны кемдер ваткан. «Бәлки, бу сандугач оясыдыр?! Хәзер ул ялгыз калды, балаларын чыгара алмый инде. Ялгыз калып яшәүләре бик авыр. Беркайчан да кошларны рәнҗетмәгез! Оя корып бала чыгару өчен алар ерак җирләрдән безгә кайталар. Без бүген бу сандугачның өметен өздек. Аны рәнҗеттек, ятим иттек»,– дип, укытучыбыз кошларны рәнҗетү ярамавы турында озак кына сөйләде.
Сугыштан соңгы бер көн менә шулай итеп экскурсиядә үтте. Кайткач, сандугачны кызганып инәйгә сөйләдем, минем дә бертуганым юк бит. Сугышка кадәр үк үлеп беткәннәр. Күрше Финатның да әтисе кайтты. Ул – Әмир Сафин. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да сельпо рәисе булып эшләде. Шөкер, гарипләнмичә кайтты.
Сугыштан соңгы беренче көз җитте. Иртәле-кичле салкын, кояш иртә байый, караңгы тиз төшә. Өйгә керергә куркам, шуңа күрә капка төбендә йоклыйм. Инәй эштән кайткач, алып керә. Беркөнне тагын шулай йоклап киткәнмен. Әмир абый караңгыда эштән кайтканда миңа абынып егылган. Шуннан ул мине күтәреп өйләренә алып кереп, йокларга салган. Мин моны сизмәдем. Инәй төнлә эштән кайткач мине эзли башлаган, Әмир абыйларга кереп мине тапкан. Әмир абый алып кермәгән булса, мин, бәлки, туңып үлгән булыр идем, чөнки ул төн бик салкын булган. Бу хәлдән соң мин кояш баеганчы өйгә кереп ята башладым.
Бу елны мин тагын беренче сыйныфка бардым. Чөнки былтыр өс киемем булмау сәбәпле тиешенчә укый алмадым. Сыйныфка кереп утырдым: яңа укытучы, яңа балалар.
1946нчы елның язы килде. Халык эштән кайткач, ай яктысында бәрәңге утырта, көндез үгез җигеп колхоз басуын сөреп, тырматып, иген чәчте. Ләкин ул елны яңгыр булмау сәбәпле, уңыш уңмады. Бәрәңге дә бик вак булды. Көзен исә үстергәнне боз сугып китте. Колхозның хөкүмәткә бирергә икмәге юк. Колхозчыларга өлеш бирү турында уйларлык та түгел. Тик ни гаҗәп, ул елны алабута бик яхшы уңды. Аны бөтен колхоз белән җыеп, келәткә салдылар. Тегермәндә тарттырып, икмәк пешерәләр. Икмәген авызга алырлык түгел, тик нишләмәк, ачтан үләсе килми, тәмсез булса да ашадык.
Беркөнне инәй: «Чиялектәге картәтиең белән картәниең безне үзләренә яшәргә чакыралар. Әтиең дә сугыштан кайтмады. Нишлибез? Өйләре безнекенә караганда әйбәтрәк», – диде. Мин шунда ук ризалаштым. Чөнки аларның утын ташый торган кечкенә чаналары бар. Миңа чана шуарга әйбәт. Әтидән калган чананы исә 1941 нче елның кышында инәй урманга чыбык җыярга баргач, урманчы ваткан иде. Шуннан соң инәй утынны сөйрәп ташыды. Шуның аркасында аның бүсере чыкты. Соңыннан еллар яхшыргач операция ясатты, ләкин уңышсыз булды.
Чиялек – Бүздәк районының Ахун авыл советына караган кечкенә бик матур авыл. Авыл уртасыннан Түреш елгасы ага. Урман якын. Җәйләрен өздереп кошлар сайравы яңгырый, җимеш агачларыннан хуш исләр аңкый. Ул ис сиңа ияреп өйгә керә.
Картәнием алты кыз үстергән. Мөгълифә исемле кызлары мәрхүм булган, аның Динара исемле кызы калган. Әтисе сугышта үлгән. Динараны картәниләр карый. Иң кече кызлары Миңненур үз теләге белән сугышка киткән һәм исән-сау әйләнеп кайткан.
Мәвлуха апаның тормыш иптәше Усман җизни ат җигеп, безне Чиялеккә алып кайтырга килде. Мин соңгы тапкыр туган йортымның ишеген ябып чыктым. Миннән соң озак тормады инәй чыкты. Күзләре кып-кызыл… Ул йортны йозак белән бикләгәч, чанага утырып Чиялеккә карап юл тоттык. Ат ашыкмый гына атлый, авылым йортлары бер-бер артлы артта кала. Ул өйләрдә бергә уйнап үскән малайлар, кызлар, сугышның бөтен әчесен татыган апалар, әбиләр, бабайлар. Аларның берсе дә без киткәнне белми. Безнең дә, Галимәләрнең дә, бабайларның да өйләре күренми башлады. Ичмаса, Фәндәл белән дә хушлашып булмады…
Дуга күперенә барып җиткәч, мин җизнәйдән күпер астына төшеп меним әле дип сорадым. Бала чагым шушы күпер тирәсендә үтте, әтиемне шушы күпер аша сугышка озаттым, әтием кайта дип өметләнеп шушы күпер янында күпме гомер үткәрдем мин! Күпер белән хушлашып ат арбасына менеп утырдым. Менә тегермән буасы. Рәхмәт сиңа, тегермәнче абый! Инәй белән минем хәлне бик озак вакытка җиңеләйттең син. Инәй елый-елый мең рәхмәтләрен укыды сиңа!
Менә Күзәй базары турына җиттек. Бирегә тирә-як авыллардан җыелалар: кемнәрдер чабата, кемнәрдер катык, кемнәрдер бәрәңге сата. Инәй миңа шушы базарда итек алып биргән иде. Ул шундый матур, җайлы, тап-таман иде. Менә Күзәй МТСы янына җиттек. Ул вакытта тракторда да, комбайнда да хатын-кызлар эшләде. Минем инәй атлар белән әйләндерә торган комбайнда «подавальщик» булып эшләде. Алар кыш буена шул комбайн белән икмәк сугалар иде.
Күзәй, 3-4 чакрым үткәч Ахун авылы да артта калды. Җизнәйнең чыбыркысы юк, гәүдәсенә дилбегәне кагып алуы була, ат юрта башлый. Ә минем атны шәбәйтәсем килми, тирә-якны күзәтеп барасым килә. Юлның ике ягында да йортлар, Күзәйдәге кебек салам түбәле һәм тәбәнәкләр, тәрәзәләре дә бәләкәй. Менә Чиялек авылына кердек. Авыл безне читкә типмәсме, ияләшеп китә алырмынмы?
Без килүгә картәнием бәрәңге пешергән, мәтрүшкәдән чәй кайнаткан иде. Ашаганнан соң бераз йоклап алдык та, инәй белән ай яктысында урманга киттек. Кояш чыкканчы ботак җыеп өйгә кайттык. Картәни мичкә ягып җибәрде. Арып кайткач, йоклап киткәнмен. Йокыдан торгач бәрәңге ашадым, мәтрүшкәле чәй эчтем. Түрештәге кебек монда да бөтен ашаганнары шушы. Чәйләре генә сөтле. Картәниләрнең кәҗәсе бар. Миңа тугыз яшь булса да, шикәрнең ни-нәрсә икәнлеген белмим. Ашаганнан соң инәй белән алып килгән әйберләребезне өй башына мендерә башладык. Мин әйберләрне биреп торам, инәй элеп куя. Минем теге матур итекне дә шунда элеп куйдык.
Ике көннән соң инәйне эшкә чакырып алдылар. Ул сарык фермасында эшли башлады. Ә мин ике чакрым арадагы Усман авылына укырга йөри башладым. Аягымда сарык йоныннан бәйләнгән оекбаш, чабата, өстемдә ямау өстенә ямау салынган бишмәт. Мәктәптән кайткач «уфалла чанасы»н сөйрәп фермага саламга барам. Сарык караучылар сарыклардан артып калган саламны бүлешеп алалар. Шул саламны мичкә ягып, күмеп бәрәңге пешерәләр. Ашарга башка нәрсә юк. Кеше башына 2-3 бәрәңге төшә. Икенче көнне «уфалланы» сөйрәп урманга чыбык җыярга китәм. Шулай бер көнне урманга, бер көнне саламга йөрим. Балалар сыман чана шуарга, уйнарга чыгарга вакытым юк.
Мәктәптә әйбәт кенә укый башладым. Башта малайлар бәйләнеп карадылар. Равил дигән малай мине гел генә яклады. Аның абыйсы да, әтисе дә бар. Әйбәт яшиләр, икмәк ашыйлар. Кайбер чакта Равил бәләкәй генә ипи кисәге белән мине дә сыйлый. Арыш икмәге бик тәмле!
(Дәвамы бар).
Равил СӘЛИМГӘРӘЕВ.
Уфа шәһәре.