9 май - Җиңү көне
1 апрель 2025, 06:28

Исемдә калганнардан

Исемдә  калганнарданИсемдә  калганнардан
Исемдә калганнардан

Минем әти ат караучы иде. Эштән соң арбасына төяп печән дә алып кайта. Еш кына мине дә фурманга утыртып алып бара. «Нык тотынып утыр, егылып төшмә»,—ди торган иде. Шул атка атланып төшкелеккә кайта, тезгенен читәнгә элеп куя. Ат урыныннан кузгалмыйча тора. Әмма тезгенен алу белән малкай урынында тыпырдый башлый. Бүген дә шундый хәл. Әти тезгенне муенына салу белән чаба да башлады. Атка атландыр әле дип, мин тагын елап калдым.

Иртән мине инәй уятты. "Әйдә, улым, тор, әтиеңне озатырга барыйк", – диде. Тышта кояш, эссе. Әтинең аягында йон оекбаш, үзе үргән чабата.
Газизҗан абзыйларга барып җиттек. Анда кешеләр җыелышкан. Барысының йөзе боек, хатын-кызлар елый. Әти белән әни сәлам алыштылар да, әти капка баганасына сөялеп җиргә утырды. Бер аягын бөкләгән, икенчесен сузган. Бераздан әтине өйгә чакырып алдылар. Күп тә үтмәде, ул чыкты да элеккеге урынына утырды. Күзләре нишләптер кызарган. Миңа карап торгач сорады:
–Улым, син Дуга күперен беләсеңме? Күзәйгә барганда да, кайтканда да шуның чишмәсеннән су эчкән идек. (Ул Дуга күпере Бүздәк районының Күзәй авылы белән Түреш авылы арасында урнашкан иде. Хәзер ул күпернең баганалары гына калган).
–Беләм, әти, – дидем.
–Улым, мин киткәндә елама, мин шул Дуга күпереннән борылып кайтырмын, ярыймы! –диде дә озак кына читкә карап торды.
Күп тә үтмәде һәр арбага икешәр ат җигелгән берничә бричка килеп туктады. Һәрбер арбага берничә ат бәйләнгән. Алар арасында минем әти җигеп йөргән ат та бар. Ир-егетләр шул арбаларга берничә кеше утырышып, саубуллашып кузгалып киттеләр. Әти – алар арасында. Калган халык: әби-бабайлар, хатын-кызлар, бала-чагалар барысы да елый. Мин генә еламыйм. Мин әни янына килеп: "Син нигә елыйсың? Әти Дуга күпереннән борылып кайтам диде бит", — димен. Әни: "Балам, әтиең сугышка китте бит", – дип үкседе.
Әти сугышка киткәндә миңа дүрт ярым яшь иде. Аны озаткан көнне кичен көтү кайткач, әни мине кәҗә саварга өйрәтә башлады. Әти киткәндә өч бәтие белән бер кәҗә калды. Башка бер төрле малыбыз юк иде. Шулай итеп, ике-өч көн эчендә өйдә хуҗа булырга өйрәндем.
Ул вакытта әниләребез кояш чыкканчы басуга эшкә китәләр, кояш баегач кына кайталар иде. Шуңа күрә әниемне атналар буена күрми идем. Иртән торып кәҗә савам. Бер стакан сөт эчкәч, кәҗәне көтүгә куам. Таң сарысы белән капка төбендә көтү килүен көтеп торам. Көтү киткәч, өйгә керәм: ашыйсы, калган сөтне эчеп бетерәсе килә. Ләкин анысын төшкелеккә калдырырга кирәк, шулай кушылган. Ашарга башка бер нәрсә дә юк. Кәҗә сөтен кичкесен эчеп, яртысыннан күбрәген инәйгә калдырам. Иртән дә эчәргә кирәк.
Бердәнбер көнне Сөләйман бабай Сафинның карчыгы Ак әби миңа эндәште. Аларның да зур уллары сугышта. Бәхеткә каршы, Сафин Әмир абый сугыштан исән кайтты.
– Балам, фәлән әбиеңнәргә шушы әйберне илтеп кил әле, – дип, кулга бер кисәк икмәк тоттырды. Ул икмәкне кояшка каршы тотып карасаң, үтәли көн яктысы күренә иде. Сирәк кенә булса да, андый йомышлар да кушкалыйлар иде. Тагын берәрсенең йомышы булмас микән дип, сәгатьләр буе урамда тора идем. Ә урамда минем кебек балалар бик күп. Сугышка кадәр авылларда балалар бик күп булган. Минем дә ике апам, бер абыем үлгән, аларны бөтенләй белмим. Энем Шамилнең барлыгын төш кебек кенә хәтерлим. Ул сугышка кадәр үлде. Аны җирләргә мине дә алып бардылар. Шунда бик нык елавым исемдә калган.
Бер-берсенә бер тамчы судай охшаш авыр көннәр, атналар үтә. Күрше-тирәләргә керәм. Ашарга берәр нәрсә бирмәсләрме икән дип, өметләнеп, ишек төпләрендә басып торам. Беләм, үзләре дә ач. Ачлыкка чыдап булмый. Бер йорттан чыгам, икенчесенә керәм. Кайсы пешкән ярты бәрәңге бирә, кайсысы күмердә тәгәрәтеп пешерелгән кечкенә бәрәңге бирә. Үзләре сөйләнә: «Үзебез дә ачбыз бит, балакаем. Бигрәк бер кешең дә юк шул»,—дип, мине кызганучылар да бар.
1942 елның көзе. Беркөнне капка төбендә көтү кайтуын көтеп тора идем, бер кеше белән Ибрай абый капка төбенә килеп туктады.
–Исемең ничек, син кем баласы?
– Равил Сахип малае,—димен. (Ул чакта әтиемнең Сәхәпгәрәй исемле булуын белмәгәнмен). Әнием Мәкли исемле. (Әниемнең исеме — Мәкълүфә).
–Бүген нәрсә ашадың?
–Ашамадым. Кәҗә сөте эчтем.
– Кайда ул кәҗә?
– Көтүдә. Әле көтү кайтуын көтеп торам.
Өстемдә – озын күлмәк, баш киемем дә, ыштан да юк. Таныш булмаган кешеләр яшелдән киенгәннәр, билләрендә – каеш, аякларында – итекләр. Алар көтү кайтканын көтеп тордылар да, кәҗәне өч бәтие белән җитәкләп алып чыгып киттеләр. Мин елап калдым. Ибрай абыйның колхоз яки авыл Советы рәисе булып эшләве истә калган. Икенчесе салым агенты булган.
Капка төбендә елап арыгач, өйгә кердем. Өйдә сукыр лампа яндырырлык та керосин юк. Инәй бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә, ә мин якын-тирә күршеләрдән башка бер кая да бара белмим. Елый-елый сәкегә менеп яттым. Караңгы төште. Курка башладым. Күпмедер вакыт үткәч, инәй кайтты. Мин инәйгә Ибрай белән бер кешенең кәҗәне бәтиләре белән бергә бауга бәйләп алып чыгып китүләрен, кәҗәне саварга бирмәүләрен әйттем. Инәй мине тыңлаганнан соң:
–Улым, син йокла, мин хәзер кайтам, – дип чыгып китте.
Таң караңгысында инәй уята. "Улым, син теге күршеләргә, бу күршеләргә кереп чык инде, бәлки нәрсә булса да бирерләр. Эштә икмәк бирсәләр, сиңа да алып кайтырмын", –дип, мине юатып, эшкә китте.
Елап капка төбенә чыгып бастым. Озак кына торгач күрше кызы Галимәнең әнисе чыкты. Әтиләре сугышка киткәч, ул берүзе дүрт бала карый.
–Равил, нәрсә булды? – дип сорады апа.
Мин аңа Ибрайның кәҗәне алып китүен сөйләдем. Ул күз яшьләрен сөртә-сөртә өенә кереп китте һәм бераздан бер стаканга якын катык алып чыгып миңа эчерде. Шулай кичкә кадәрле күршеләрдә йөреп, каһәрле сугышның тагын бер көне үтеп китте.
Тегеләр салым түләргә тиешсез дип, кәҗәне алып чыгып киткәннәр. Әнием бик каты тарткалаша торгач, кәҗәңне китерербез дип калганнар. Атнага якын вакыт үткәч, кәҗә тәкәсе китерделәр. Боларны укып кемнәрдер: "Сталин заманы бигрәк аяусыз булган", дип уйлар, мөгаен. Ләкин алай түгел. Сталин биш яшьлек баланың соңгы ризыгын, гаиләнең азаккы кәҗәсен тартып алып, аның урынына кәҗә тәкәсе илтегез, димәгән. Бу — урындагы түрәләрнең башбаштаклыгы, үзләрен күрсәтергә тырышулары. Ул Ибрай мине генә ач калдырмады, бик күпләрне рәнҗетте. Аның килгәнен күрсәләр, бөтен балалар урамнан качып бетәләр иде.
Ул авыр елларда кая карама — ярлылык, хәерчелек. Кыш җитсә, ягарга утын юк: кешеләр абзарларын, бәдрәфләрен җимереп, ягып бетерде. Хатын-кызлар төнлә урманга бәләкәй чана белән чыбык җыярга баралар. Ләкин анда аларны урманчы тота, чаналарын вата. Ә өйне ничек тә җылытырга кирәк. Ни булса да булыр, сөйрәп булса да алып кайтам дип, хатын-кызлар икенче көнне янә караңгы урманга китәләр. Чатлама суык. Аякларда – чабата, өсләрдә – кырык ямаулы бишмәт. Өшеп-туңып кайткан инәй, озак кына аякларын уып, гаҗизләнеп елап утыра иде.
Сугыш елларында бөтен авыр эш хатын-кыз иңенә төште. Алар шулай бик җәфаланып, балаларын ачлыктан, үлем тырнагыннан алып калдылар. Ә күпләребез үлде. Җәй көннәрендә бала-чага бергә уйныйбыз, иртән торуга арабыздан кемнәрдер юк. Аларны арбаларга төяп зиратка алып китәләр, ә без кечкенә гәүдәләрендә чак җан асраган сабыйлар аларны озатып калабыз. Мөмкинлегем булса, сугыш вакытында иза чиккән хатын-кызларга багышлап һәр җирдә һәйкәл куяр идем.
Беркөнне безгә Моратов Фәндәл килде. "Мәкли апа, Равилне бездә калдыр", –диде ул. Шуннан соң мин аларда калгалый башладым. Алар безнең авыр хәлне яхшы белә. Аларда миңа җан асрарлык пешкән бәрәңге дә, катык та эләккәли иде. Инәләренә күрсәтмичә, Фәндәл үзе дә миңа бәрәңге биргәли иде.
Мин Фәндәлнең әти-әнисен Мулла бабай, Мулла әби дип атый идем. Галимәнең әти-әнисе — Ак бабай белән Ак әби. Ибли бабай карчыгының исеме хәтердә калмаган. Алар барысы да минем күршеләрем. Алар булмаса, мин җир куенына кергән булыр идем. Мин бүгенге көндә мәрхүм бу күршеләремне еш искә алам. Авыр туфракларыгыз җиңел, урыннарыгыз оҗмах түрендә булсын дип телим мин аларга. Аларның җылы сүзләре, бер кабымлык булса да биргән ризыклары мине үлемнән алып калды. Рәхмәт сезгә, изге күңелле күршеләрем!
Сугыш һаман туктамый. Карлы бураннар, чатлама суыклар артта калды, кояшлы җылы яз килде. Җылы яклардан кошлар кайтып, оялар ясап, йомырка сала башладылар.
Авылыбыз Түрешне икегә бүлеп елга ага. Безнең йорт тигезлектә урнашкан. Аргы яктагы тау битендә биек таллар үсә. Яз килү белән шул талларда каргалар оя ясап, йомырка сала башлый. Ә тау битендә, кар эрегән урыннарда, яшел үлән борын төртә. Елгада язгы ташкын озак бармый — бераз ургылып шаулап ала да, ярына кире кайта башлый. Без бик тә салкын язгы су астындагы боз энәләренә баса-баса аргы якка чыгабыз. Алдан Фәндәл бара, без — аның артыннан. Мин иң йончуы һәм иң бәләкәе, алар артыннан иярәм. Фәндәл барыбызның да чыкканын карап, көтеп тора. Без — барыбыз да ачбыз. Фәндәл башта бер тал, аннан соң икенче тал башына үрмәләп менеп кепкасына карга йомыркалары салып алып төшә. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Искиткеч, ничек аны каргалар чукымаган?
Фәндәлнең шырпысы да, йомырка пешерергә бәләкәй савыты да бар. Кипкән тал ботаклары җыеп учак ягып җибәрәбез. Йомыркалар пешкәч Фәндәл безгә таратып чыга. Үзе ашагандырмы-юкмы, хәтерләмим. Миңа –икене, башкаларга берәрне бирә. Шул пешкән карга йомыркасының тәме әле булса тел очында тора сыман!
Ямьле җәй башланды. Инде бәрәңге алмалары да коела башлады. Без, малай-шалайлар, шул бәрәңге алмалары атышып уйныйбыз. Шулай ачлы-туклы, юк уенчыкны бар ясап, уйнауга мавыгып көннәр үтә. Беркөнне көн буена алма атышып уйнагангамы, әллә ачлыктан хәлсезләнепме, тирән йокыга талганмын. Иртән кояш чыкканда әни мине уята, үзе елый. «Сине бит тагын күршеләр белән Дуга күпере янындагы басудан төн буена эзләп табып алып кайттык. Үзең йоклыйсың, үзең елыйсың»,—ди. Мин берни белмим. Йоклаганда саташып әтиемне каршы алырга барганмындыр инде. Андый хәлләр минем белән күп тапкыр кабатланды. Көндезләрен еш кына шул күпер янына барып, бәлки, әти кайтыр дип көтеп утыра идем.

(Дәвамы бар).
Равил СӘЛИМГӘРӘЕВ.
Уфа шәһәре.

Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас