Барлык яңалыклар

Мәскәүдә 36нчы татар-башкорт Сабан туе узды

6 июльдә Башкортстан белән Татарстан Мәскәүдә 36нчы гомумшәһәр бәйрәме булган Сабантуйны үткәрделәр. Ачылу тантанасында республика Премьер-министры Андрей Назаров та катнашты. Ул Башкортстан Башлыгы Радия Хәбировның чарада катнашучылар һәм кунаклар адресына сәламләү хатые ирештерде. «Сабан бәйрәме тынычлык, дуслык һәм иҗат итү, туган якка мәхәббәт символына әйләнде. Бу көнне хезмәт кешесен, үз эшенең осталарын, үз җирендә хезмәт итүчеләрне, аны кулларына корал тотып саклаучыларны хөрмәтлиләр", - диелә сәламләү хатында.

Мәскәүдә 36нчы татар-башкорт Сабан туе узды
Мәскәүдә 36нчы татар-башкорт Сабан туе узды

«Сабантуй бәйрәме тынычлык, дуслык һәм туган якка мәхәббәт символын күрсәтә. Бу көнне хезмәт кешесен, үз эшенең осталарын, үз җирендә хезмәт итүчеләрне, аны кулларына корал тотып саклаучыларны хөрмәтлиләр», — диелә сәламләү хатында.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Сабантуй — хезмәт кешесенә ихтирам белдерү, традицияләрне саклау. Шуңа күрә, чәчү эшләре тәмамланганнан соң күп гасырлар буена бәйрәм ителә ул. Башкортстан авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме буенча төбәкләрнең беренче дистәсенә керә. 2023 елда ул 226 млрд сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр 7 млн гектардан артык.

— Бездә төп туклану продуктларының бөтен ассортименты чыгарыла диярлек. Без ел саен 4 млн. тоннага кадәр ашлык җитештерәбез. Илдә кымыз һәм бал җитештерү буенча әйдәп барабыз. 2 урында — сыер, ат ите җитештерү буенча лидерлыктабыз. Сөт буенча 3нче урында торабыз. Башкортстан илнең азык-төлек иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Шул ук вакытта безнең аграрийлар үзләренең продукциясен дөньяның 44 иленә экспортлыйлар, - дип ассызыклады Хөкүмәт Рәисе.

Фото: БР Хөкүмәте сайты

Мәскәүдә 36нчы татар-башкорт Сабан туе узды
Мәскәүдә 36нчы татар-башкорт Сабан туе узды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: