Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
13 сентябрь 2022, 13:13

Мул уңыш сере

Кырмыскалы районы Илтуган авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәнүзә апа Йосыпова үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Авылларда хәзер мәшәкатьле дә, күңелле дә көннәр – муллык чоры, бәрәңге алу вакыты. Килешерсез, аны утыртуга караганда, чыгаруы күпкә күңеллерәк бит. Бер бәләкәй бәрәңгене җиргә күмеп куясың да, көзгә шул бер төптән күпме уңыш аласың! Әлбәттә, быелгы корылык үзенекен итте, күпләрнең бәрәңгеләре уңмады. Ә менә апрель ахырларында – май башында утыртучылар, киресенчә, уңыштан бик канәгать. Май аендагы җылы көннәр, июньдәге яңгырлар утырткан орлыкларга бик файдалы гына булды. Кырмыскалы районының Илтуган авылында яшәүче мәгариф ветераны Фәнүзә Йосыпова да мул уңыш җыеп, аны урнаштырган да инде.

 Фәнүзә Әхәт кызының бакчасы елның елы мул уңыш белән сөендерә. Моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр. Барлык гомерен ул мәгариф өлкәсенә багышлаган.  Дүрт дистә ел дәвамында урындагы мәктәптә химия һәм биология фәннәре буенча белем биргән, уку-укыту буенча директор урынбасары булган, ә 20 елын директор вазыйфасында эшләгән. Хаклы ялга чыгу белән бакчачылык белән ныклап шөгыльләнә башлый. Моның өчен махсус белеме дә бар, тәҗрибә дә шактый тупланган.

Йорт-куралар белән бергә 40 сутый – зур гына биләмә, шуның күп өлеше бакча өчен бүленгән. Ике теплицасы да бар Фәнүзә апаның.  Сезонны ул февраль аенда ук башлап җибәрә һәм җиргә кар төшкәнче бакча белән  мәшгуль. Үзе әйтүенчә, бу эштән арымый, киресенчә, бакчада чокынып, күңеле белән ял итә. Өстәвенә, зур бакчаны тәрбияләүдә балалары, оныклары да ярдәм итә.

– Бәрәңгенең иртә сортын быел апрель ахырында, ә уртача һәм соң өлгерә торганнарын май бәйрәмнәрендә үк утырттык. 20 сутый җир фәкать  икенче икмәк өчен бүленә. Быел табигать көйсезлекләренә карамастан, уңыштан зарланырлык түгел. Әлбәттә, мул уңыш алыр өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү дә мөһим. Мәсәлән, мин ел саен бәрәңгене кар базыннан чыгарганнан соң утыртырга бер-ике атна кала шыттырып алам. Даими рәвештә, тирес һәм черемә кертеп торгач, авыл җирендә туфрак та уңдырышлы. Орлыкны да ике-өч ел саен алыштырып торырга тырышам. Ә иң мөһиме –  җәй буе аны көчеңне кызганмый тәрбияләргә кирәк, –  ди Фәнүзә апа елмаеп.

Автор:Ляйсан Ильясова
Читайте нас: