Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
13 июнь 2022, 19:02

Сабан туе гөрләде

Халкыбызның иң олы бәйрәмнәренең берсе.

Сабантуй бәйрәме –  халкыбызның иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул хезмәт һәм дуслык бәйрәме!

 

    Сабан туен Каран авыл советы балалары түземсезләнеп көтеп алалар. Аны уздыру бездә күптән күркәм бер матур йолага әверелгән. Авылыбызда Сабантуй мәктәп ихатасында үткәрелә. Иң элек аны үткәрү өчен мәйдан әзерләнә. Балаларга ярышу өчен хәвефсез уен урыннарын булдырыла. Бу эшне безнең алыштыргысыз ярдәмчеләребез – мәктәп һәм авыл советы эшчеләре булган ир-егетләр һәм югары сыйныф укучылары башкарып чыктылар. Иртәгә Сабантуй буласы көнне Каран мәктәбе укучылары урам буйлап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөрде.

28 май көнне, иртән иртүк, матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык агылды. Атна буе яуган яңгыр туктап, елмаеп кояш чыкты. Могҗиза дип кем әйтмәс?! Кояш та җылылыгын җәлләми, әкрен искән җил дә сыйпап кына уза. Әйтерсең, табигать тә шатлана, бәйрәм итә! Бәйрәм тантанасын ачу хокукы уку алдынгыларына бирелде. Алар төрле олимпиадаларда, конкурсларда, ярышларда үз уңышлары белән сөендергән балаларыбыз да. Бу укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Котлау сүзләрен Каран авыл советы җитәкчесе Валерий Исхаков, Каран мәктәбе директоры Айрат Мансуров җиткерделәр, балаларга сәламәтлек, яхшы укуларын, тыныч аяз күк йөзен теләделәр.

Балалар Сабантуен матур һәм күңелне дулкынландыра торган концерт (авылның мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Раушания Ергизова әзерләде) дәвам итте. Миләүшә Мансурова, Элинаның Биктимерова җырлавы барсының да күңеленә хуш килде, килгән кечкенә кунаклар сәнгатьле итеп шигырь укып тамашачыларны шатландырды. Бу бәйрәмдә төрле авыл һәм шәһәрләрдән килгән балалалар һәм аларның ата-аналары да кунак булды.

Мәктәп завхозы Резида Гафурова, аш пешерүчеләр Алия һәм Гөлфирә апа бөтен килгән кунакларны да күпереп пешкән тәбикмәк һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Таҗик дусларыбыз – Дилшод Тахиров үзенең гаиләсе белән милли ризыкларын – телне йотарлык пылау пешерде, яшелчәләрдән салат әзерләде. Үзенчәлекле, кояштай түгәрәк ләвәшләре барсын да җәлеп итте. Балалар да, олылар да авыз итте бу тәмле ризыклардан.

    Аннары кызыклы уеннар башланды. Кем аркан тартыша, кем капчык белән сугыша, кем кашыкка йомырка салып йөгерә. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Бөтен җирдә – уен-көлке. Уеннарда катнашучыларга төрле призлар да әзерләнгән иде. Сабантуйда шәхси малтабарлар төрле тәмлекәчләр, уенчыклар саттылар, кечкенәләр баллы мамыкны үз итте. Карусельләр, батутлар сабыйларның шатлыклы авазларыннан бер минут та тынып тормады. Сабын ясау һәм эбру алымы белән рәсем төшерү кызларны гына түгел, малайларны да читтә калдырмады.

 Кинәт мәйдан тын калды, халыкның игътибары көрәш мәйданына борылды. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә иде. Төп бүләккә 11нче сыйныф укучысы Тимур Хөсәенов лаек булды. Өстәп шуны әйтәсем килә, бил көрәшендә кызлар да сынатмады, 1нче урынга 9нчы сыйныф укучысы Рамазанова Динара чыкты. Бәйрәмнән бер бала да буш кул белән кайтып китмәде.

Сабантуй батырына алып килгән зур бүләге – тәкә  өчен Вахитов Илдарга, Сабан туен оештыруда матди ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга, авыл советы депутатларына зур рәхмәтебезне житкерәбез. Шулай ук районыбызның тәҗрибәле тренерлары, гадел хөкемдарлар Риф Юнысовка, Рамил Хәйруллинга, Равил Мансуровка  рәхмәт юллыйбыз!

     Сабан туе, шаулап-гөрләп дәвам итте. Бала-чагалар да, картлары - яшьләре дә бәйрәмнән канәгать калды. Тагын бер елга сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез!

Зөлфия Мансурова, Бүздәк районы Каран мәктәбе.

Читайте нас: