Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
22 апрель 2022, 22:39

Башкортстан #ZaРоссию музыкаль марафонга кушылды

Бүген Уфа шәһәренең “Торатау” конгресс-холлы янындагы мәйданда #ZaРоссию музыкаль марафоны кысаларында патроитоик концерт булды.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Уфа шәһәренә эстафетаны Бийск шәһәре тапшырды.

Ул 12 апрель көнне Тверь шәһәрендә старт алган иде. Ул 5 майга кадәр барачак һәм алты федераль округта 30 шәһәрдә үтәчәк. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров та чарада катнашты һәм әлеге вакытта УКраинада нацизм белән көрәшкән солдатларга яклау сүзләре әйтте.

  • Бүген монда килүчеләрнең барсына да рәхмәт белдерәм, - диде ул .– Без бүген катлаулы, әмма кирәкле һәм мөһим вакыт кичерәбез. Бүген безнең меңләгән егетебез Донбасста безнең илне яклый. Башкортстаннан да меңләгән егет китте. Бүген безнең монда җыелуыбыз – алар өчен хуплау булсын. Алар безнең хуплауны сизсеннәр, безнең алар белән булуыбызны белсеннәр. Туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Уфада чара “Без бергә!”, “ZA Россию!”, “ZA мир без нацизма!” лозунглары белән үтте. Анда «Ва-БанкЪ» легендар рок-төркеме, Русиянең атказанган артисты Александр Скляр, Сергей Галанин җитәкчелегендәге “СерьГа”, Zainetdin этно-коллективы төркеме чыгыш ясады.

Уфа шәһәре марафонны Новокузнецк белән Магнитогорск шәһәренә күчә.

Чыганак:glavarb.ru

Автор:Эльвира Әсәдуллина
Читайте нас: