Быел “Дәүләт хезмәтләре” порталыда мошенниклардан саклаучы “кызыл төймә” эшли башлаячак. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Григоренко сөйләгән.
"Дәүләт хезмәтләре "ндә “кызыл төймә" өстендәге эшне төгәллибез. Әлеге вакытта сервиска банклар һәм элемтә операторлары кушыла. "Кнопка" быел эшли башлаячак. Төймәгә бастың – һәм мөһим онлайн-операцияләр “туңдырылып” кала", – дип хәбәр итте ул.
Аның сүзләренчә, әлеге функция мошенниклар корбаны булган кешеләргә ярдәм итәчәк. Бу "төймә”гә басканда җинаятьче кулланучы исеменнән акча күчерү яки парольләрне үзгәртү мөмкинлеген югалтачак.
Бу бик кирәкле функция, әлбәттә, тик менә беркатлы гражданнарыбыз тир түгеп эшләгән акчаларыннан колак кагудан туктармы икән?
Чыганак: lenta.ru