Җәмгыять
29 Сентября , 16:35

Башкортстанда салым белдерүләре тарата башладылар

Башкортстанда 2025 ел өчен салым түләүгә салым белдерүләрен массакүләм тарату башланды.

Салым белдерүләрен республикада яшәүче 2 миллионнан артык кеше алачак, 1,8 миллионга якын – электрон рәвештә “Госуслуги” порталында яисә Русия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша. Калган салым түләүчеләргә белдерүләр яшәү урыны буенча заказлы хат белән җибәреләчәк.

Шулай ук гражданнар салым хәбәрнамәсен МФЦ офисында яки теләсә кайсы салым органында алырга мөмкин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас