Җәмгыять
28 Сентября , 06:57

Гармониягә яңа гаилә эзлиләр

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында немец овчаркасы өчен яңа хуҗа эзлиләр. Ведомствоның кинология хезмәте үзәге Гармония кушаматлы хезмәт этен шәхси кулларга тапшыру процедурасын башлады.

Күпьеллык героик эшен тәмамлаган 8 яшьлек немец овчаркасы өчен яңа этап – пенсиядә тыныч тормыш – башлана.

Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, хезмәт юлы дәверендә Гармония җитди дрессировка мәктәбе үткән һәм чын профессионал булган. Кешеләргә ярдәм итеп, эт йөзләгән вакыйгаларда катнашкан һәм дистәләрчә катлаулы командаларны өйрәнгән. Әмма еллар үтү белән этләр яше өчен хас үзгәрешләр сәбәпле, дүрт аяклы хезмәткәргә аерым тәрбия һәм хәстәрлек таләп ителә –  махсус диета, хәрәкәтләнүнең сакчыл режимы, даими рәвештә ветеринарга йөртү.

Ведомство кинологлары эткә кайгыртучанлык бүләк итәргә әзер җаваплы хуҗа эзлиләр.

“Сезнең кайгыртучанлыгыгыз аның тугры хезмәте өчен иң яхшы бүләк булачак", – диләр кинология хезмәте үзәгендә.

Гармонияне кабул итәргә теләүчеләргә турыдан-туры Уфа шәһәре, Бердәмлек проспекты, 15 адресы буенча урнашкан бүлекчәгә яки 8 (347) 279-43-45 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас