Җәмгыять
28 Сентября , 04:49

Балаларга бу исемнәрне кушарга ярамый!

Русиялеләр балаларына саннар, хәрефле-цифрлы билгеләр һәм титуллар булган исемнәр бирә алмыйлар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Русиянең Иҗтимагый  палата әгъзасы Евгений Машаров сөйләгән.

Машаров сүзләренә караганда, чикләүләр шулай ук вазифалы һәм төрле рангл исемнәргә кагыла. “Балага санлы исемнәрне (мәсәлән, Александр Өченче, Вадим 2026), хәрефле-цифрлы билгеләмәләрне (мисал өчен, COVID-19), ранглар, титуллар, вазифлар булган (Княжна Ольга, Президент кебек) исемнәрне кушарга ярамый”, – дигән ул.

ЗАГС органнары тиргәшү сүзләреннән яисә график символдан торган исемне теркәргә рөхсәт итмәячәк, дип белдергән Машаров.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас