Калининград өлкәсе губернаторы Алексей Беспрозванных тимер юл транспорты объектында ут төртүдән баш тарткан 11 яшьлек укучыны бүләкләргә вәгъдә иткән.
Хәл болай булган. Малай белән онлайн-уенда билгесез кешеләр элемтәгә кергән дә 40 мең сумга аңа инфраструктура объектына ут төртергә тәкъдим иткән. Ләкин ул баш тарткан һәм бу хакта әнисенә сөйләп биргән. Ана кеше, улының язышунын фотога төшереп, полициягә барган.
"Бала белән элемтәгә безнең объектларның берсенә карата террорчылык актына котырткан кешеләр чыккан. Аның бу адымга бармавы бик яхшы. Мин, һичшиксез, аны чакырачакмын, рәхмәт әйтеп, Мактау грамотасы белән бүләкләячкмен”, – дигән Беспрозванных.
Чыганак: lenta.ru