

Башкортстанда “Ирәмәл” табигый паркына баруны вакытлыча тыйдылар. Табигый паркның рәсми битендә хәбәр итүләренчә, тыю 28 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
"Урманнарда янгын хәвефе югары класслы булу һәм табигый янгыннар саны арту сәбәпле, табигый паркка бару вакытлыча тыелган. Бирегә килүчеләрнең хәвефсезлеге һәм паркның уникаль экосистемасын саклау – безнең төп өстенлегебез. Сездән әлеге тыюга аңлап каравыгызны, бу чорда Ирәмәлгә планлаштырылган сәфәрләрне кичектереп торуыгызны һәм үзегезне хәвеф астына куймавыгызны сорыйбыз", – дип хәбәр иттеләр “Ирәмәл” табигый паркында.
Чыганак: bashinform.ru