

Бүген Р-240 Уфа – Ырынбур юлында пассажирлар йөртү өлкәсендә хәвефсезлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән рейд үткәрелә. Бу хакта БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.
Транспорт министрлыгы вәкилләре Уфаның ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә пассажирлар һәм багаж ташый торган автобусларны һәм җиңел таксиларны туктата. Алар транспорт чараларының техник торышын, пассажирлар һәм багаж ташу буенча хезмәтләр башкаруга рөхсәт документациясе булу-булмавын тикшерәләр.
“Рейд, тәү чиратта, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыруга, такси пассажирларының һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучыларының хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән", – дип аңлаттылар БР Транспорт министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru