

Ул зәңгәр квадратта ак “P” хәрефе рәвешендә эшләнгән. Аның аскы уң почмагында өч балалы гаиләнең стильләштерелгән сурәте урнашкан.
Русия Транспорт министрлыгы Халыкара яшьләр фестивалендә күп балалы гаиләләр өчен парковканың яңа билгесен тәкъдир итте.
"Июльдә без язылучыларыбыздан яңа юл билгесе нинди булырга тиешлеген сорадык һәм җиде дизайнның берсен сайларга тәкъдим иттек. Сораштыруда 4 меңгә якын кеше катнашты. Иң күп тавышны (46%) беренче вариант җыйды. Нәкъ менә аны хәзер Транспорт министрлыгы экспозициясенең үзәк зонасында күрергә мөмкин. Билгене вице-премьер Дмитрий Чернышенкога транспорт министрының беренче урынбасары Константин Пашков тәкъдим итте”, — диелә министрлык хәбәрендә.
Әлеге вакытта РФ Транспорт министрлыгы Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төзәтү өстендә эшли. Киләсе этап белән ГОСТка тиешле үзгәрешләр кертеләчәк. Шуннан соң яңа юл билгесе Русия урамнарында пәйда булачак, ул уңайлы һәм гаиләгә юнәлтелгән шәһәр мохитен булдыру буенча зур проектның бер өлеше булачак.
Чыганак: bashinform.ru