Җәмгыять
15 Сентября , 20:45

Русия судьялары үз эшләрендә ясалма интеллект кулланачак

Менә сиңа мә!

Ясалма интеллект судьяларга карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Илнең берничә төбәгендә суд органнары ясалма интеллектны тикшерә, дип хәбәр иткән Русия Югары Суды рәисе Игорь Краснов БРИКС илләренең югары судлары рәисләре форумында.

Пилот проектта дүрт зур тел моделе кулланыла. Краснов сүзләренә караганда, хәзер нейрочелтәрләр видео яки суд утырышлары тавышын текстка транскрибацияләү, документлар шаблоннарын булдыру, дәлилләрне анализлау өчен кулланыла. Шулай ук ясалма интеллект Югары судның суд карарларында һәм аның хокукый позицияләрендә белем ала.

Проектның максаты – суд практикасының бертөрлелегенә ирешү, логик каршылыкларны булдырмау, суд хаталарын булдырмау һәм гадел хөкемнең алдан күрүчәнлеген арттыру. Суд эшләрен карауда ахыргы карар һәрвакыт судьяда калырга тиеш, дип билгеләгән РФ Югары Советы рәисе.

Проект дәүләт әһәмияте статусына һәм тиешле серлелеккә ия. Краснов пилот проектта катнашучы төбәкләр исемлеген һәм сынала торган модельләрне төгәл атамаган. Аларның изоляцияләнгән серверларда булуы билгеле, тулы конфиденциальлек һәм материалларның читкә таралуына юл куймау өстенлек булып тора.

Президент Владимир Путин ясалма интеллект хакында: "Алдагы 10-15 ел "колоссаль технологик трансформация" һәм ясалма интеллект (ЯИ) үсеше вакыты булачак. Ясалма интеллектны кертү космосны үзләштерүгә караганда алдынгырак технология булып тора", – дигән иде.  

Чыганак: bashinform.ru

Читайте нас