

8 меңнән артык катнашучы, 40 меңнән артык тормышка ашырылган проект, 2 миллиард сумнан артык туган авыл һәм шәһәрләргә салынган шәхси инвестицияләр. “Атайсал” проектының бишьеллык йомгаклары шундый, әмма иң мөһиме – ул кешеләр язмышлары, туган җир, йөрәк җылысы салынган төп нигез.
Бу хакта бүген бишенче, юбилейлы “Ватан көче – сила Отечества” республика форумының пленар утырышында республика Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.
“Бу проект иң якты проектларның берсе. Монда олы йөрәкле кешеләр җыелган. Бу без ирешергә һәм эшләргә теләгән иң мөһим нәрсәдер, мөгаен. Һәр кеше шәхси тормышының уңышлы, матди яктан тәэмин ителгән булуын, аерым бер уңышка ирешүен телидер. Әмма тагын бик-бик мөһим, без бик сирәк сөйләгән, матди булмаган, ләкин шул ук вакытта һәр кешегә кирәк булган нәрсә бар, ул – танылу. Бу якташларыбыз тарафыннан танылу, алардан хөрмәт-ихтирам сүзләре, якташларыбыздан ярдәм. Бу бик мөһим.
Безнең һәрберебез, бүген бу залда, президиумда утыручы һәркайсыбыз – нәкъ менә: “Әтиләренең яки бабаларының, әниләренең яки картәниләренең фамилияләрен әйткәндә балаларыма, оныкларыма оят булмаслык итеп яшәргә тиешмен”, - дигән кешеләр. Бу проект реаль, чыннан да тотып карардай эшләр, кешеләргә ярдәм итә торган эшләр турында”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, безнең җәмгыять ныгыды һәм махсус хәрби операция тирәсендә тупланды.
“Бер-беребезгә мондый мөнәсәбәтне, ир-егетләребез, республикабыз, илебезгә ярдәм өчен берләшүне без күптән кичергәнебез юк иде. Һәм хәзер без бер-беребезгә бер ил гражданнары, бер республика, бер авыл, бер шәһәр кешеләре буларак хөрмәт, ярату һәм аңлау белән карыйбыз.
Зурмы, кечкенәме авылда хатын-кызларыбыз, хезмәт ветераннарыбыз берләшеп, фронт өчен булдыра алганның барысын да эшли. Оекбашлармы ул, ниндидер киемме, җылы шәмнәрме – болар барысы да безнең егетләргә кирәкле һәм аларның хезмәтен бераз җиңеләйтә торган нәрсәләр.
Безнең тормышыбызның, эшчәнлегебезнең төп девизы хәзер “Барысы да җиңү өчен". Кешеләр өчен сугышчылар-махсус хәрби операциядә катнашучылардан башка мөһимрәк нәрсә юк. Алар сугыша, ә без аларга ярдәм итәргә тиеш. Һәм бу чыннан да гадел", – диде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru