Эшкә вакытында килмәскә мөмкин, ләкин моңа нигезле сәбәп булса гына. Законлы соңга калу очраклары турында Superjob- тагы юридик практика башлыгы Александр Южалин сөйләде.
Ул ассызыклавынча, законнарда мондый сәбәпләрнең ябык исемлеге юк. Чынлыкта нигезле сәбәпләргә, мәсәлән, алдан килешенгән соңга калуны, шул исәптән дәүләт йөкләмәләрен үтәүне дә, кертәләр.
Шулай ук табиб билгеләве буенча медицина учреждениесенә барганга күрә эшкә соңарып килү мөмкин. Нигезле сәбәпләргә транспорт ватылуын, начар һава торышын һәм гадәттән тыш хәлләрне кертәләр.
“Соңга калу нигезле сәбәп аркасында килеп чыккан очракта гына дисциплинар кылык дип танылмаячак һәм җәзага китермәячәк”, – ди эксперт. Хезмәткәр үзенең соңга калу сәбәбен аңлата ала, әмма аны нигезле дип санаргамы дигән соңгы карарны эш бирүче кабул итә. Әгәр хезмәткәр мондый бәя белән килешмәсә, ул карарны судта шикаять итәргә хокуклы.
Шул ук вакытта систематик рәвештә соңга калулар җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр хезмәткәрнең инде алынмаган дисциплинар җәзасы бар икән һәм ул янә хезмәт бурычларын бозган икән, эш бирүче билгеле бер шартларда аның белән хезмәт килешүен өзәргә хокуклы.
Чыганак: lenta.ru