Җәмгыять
3 Сентября , 07:06

Бер сорау да җавапсыз калмый

Идарә итү үзәгендә пресс-тур үтте. 

Рауф Идрисов.Рауф Идрисов.
Фото:Рауф Идрисов.

ЦУР –  Башкортстан Республикасының Идарә итү үзәгенә - беренче тапкыр баруым.  Агыйделнең биек ярында урнашкан бу бина ерактан ук күренеп тора.  Ерактан күрү –  бер нәрсә, ә якыннан килеп, бина белән танышу бөтенләй башка нәрсә икән.  Заманча төзелгән  бинаның эченнән Дим районы, елга буйлары үзәнлекләрендә урнашкан йортлар уч төбендә кебек күренә. Офыкка кадәр сузылган бу күренеш-панорама республиканың, аның кешеләренең тормыш-яшәешен чагылдыра кебек.

Республика Башлыгының социаль коммуникацияләр  буенча идарәлек башлыгы   Елена Прочаковская җыелган журналистларны үзәкнең заллары, бүлекләре белән таныштырды.  Һәр бүлек җитәкчеләре үз эшләре хакында,  экраннардагы саннар, схемалар, таблицаларга таянып, тулы мәгълүмат бирде, сорауларга җавап бирде.

Елена Прочаковская әледән-әле бер гыйбарәне кабатлады:” Иң мөһиме – кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, аларга вакытында ярдәм итү!” Шул девиз белән Үзәк эшли, һәм аның хезмәт нәтиҗәләре дә бар. Тормыш куйган мәсьәлә, җитешсезлек, авырлыклар чаралар күрү өчен вакытында республика дәүләт, шәһәр, районның идарә органнарына барып җитә. Бу – идарә итүдәге бәйләнеш бик мөһим, һәм ул җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә хезмәт итә. Мәсәлән, ниндидер ашыгыч үтенеч, кичектергесез сорау булганда, ул мәгълүматка уртача 2сәгать 50 минут эчендә җавап бирелә икән. Аннан соң чаралар күрелә: министрлык, ведомство, җирле хакимият бу эшне башкарып чыга. Шул хакта хәбәр Үзәктә теркәлә дә бара.
Хәзерге санлы технологияләр чорында Үзәккә хәбәрләр мөмкин булган бар чаралардан җыела: хакимият пабликларыннан, «Инцидент-менеджмент»тан, « Дәүләт хезмәте”ннән, киң мәгүлүмат чараларыннан, социаль челтәрләрдән, гражданнарның Ситуация үзәгенә шалтыратуларыннан алына. (Мәсәлән, бүген республикада 5731 дәүләт органнары паблигы бар). Димәк, тормышыбызны яхшырту, җитешсезлекләрне бетерү үзебездән дә тора. Кешеләргә битараф булмау, гражданлык активлыгы күрсәтү, кирәкле урыннарга мөрәҗәгать итү кирәк.

 

Рауф Идрисов.
Фото:Рауф Идрисов.
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас