Җәмгыять
2 Сентября , 10:22

Крокус Сити Холл геройлары

2024 ел язында Красногорскидагы Крокус Сити Холл бинасында урнашкан концерт залындагы террорчылык акты хакында белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. 15 яшьлек Ислам Хәлилов анда гардеробщик булып эшләгән. Теракт көнендә ул инструкция буенча эш иткән һәм кешеләрне бинадан алып чыккан. Ул үзен кайгыртмыйча концертка килгән дистәләрчә кешләрне хәвефле урыннар аша алып чыккан. Ислам гади кешеләрнең батырлыгы символына әверелде, ул инструкцияләрне белүнең  һәм шундый экстремаль хәлдә паникага бирелмичә тыныч булуның никадәр мөһим икәнлеген үз кылыгы белән күрсәтте. Аның кылыгы фаҗигаләр вакытында үсмерләрнең дә җитди терәк була алуын аермачык күрсәтте.

Артём Донсков. Концерт залы гардеробында эшләгән тагын бер үсмер. Артём кешеләргә хәвефсез чыгу урыннарына юлны күрсәткән һәм аларның артыннан һәрчак иң соңгысы булып атлаган. Моны ул берсе дә калмасын өчен эшләгән. Аның тарихы – инструктаж һәм команда эше кеше гомерләрен коткаруның дәлиле. Күп үсмерләр өчен аның үрнәге игътибарлы булу, югалып калмау һәм ярдәм итүдә ориентир булган.

Алексей Осанушков. Сакчы. Ул артларыннан ишекләрне ябып, хәрәкәтләнә алмаган күпсанлы кешеләрне сөйрәп диярлек  чыгарган. Үзен һич кенә дә герой дип санамый, ул нибары өйрәткәннәрне эшләгән. Алексей бинаның планировкасын яхшы белгән һәм бу аңа кешеләрне коткарырга ярдәм иткән. Аның позициясе – геройлыкка өметләнмәскә, экстремаль хәлләрдә күнекмәләр ярдәм итә алырга тиеш. 

#терроризмунет

 #антитеррор

 #мыпомним

#утерроризманетбудущего

 #историисозидания

#созиданиежизни

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас