

2010 елда Мәскәү метросындагы теракттан соң, фаҗиганең үзәгендә булган һәм тәүге сәгатьләрдә яраланганнарга булышкан кешеләр бер-берсенә ярдәм итү төркеменә оешкан. Төркем форматы – очрашулар, “бар да яхшы һәм тәртиптә” дигән бурыч куймыйча анда тыныч кына утырып аралашу, чәйләр эчү. Бераздан очрашуларга терактта каза күрүчеләрең туганнары да кушылган, төркем үзенә күрә бер “тыныч киңлек”кә әверелгән. Төркемдәгеләр үзләренең хис-кичерешләренең бәясен төшермичә бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнгәннәр. Бу төркем хәвефсез мохит кебек, андагылар бер-берсенә үз-үзләренә йомылмаска ярдәм итә.
Крокус Сити Холл волонтёрлары
2024 елда Красногорскидагы Крокус Сити Холл бинасында урнашкан концерт залындагы террорчылык акты да барыбызның хәтерендә җуелып калды. Теракттан соң беренче көннәрдә битараф булмаган кешеләр хастаханәләрдә ярдәм эшен оештырган (ашатуны җайга салган, җәрәхәтләнгәннәрнең туганнарын каршы алып, аларны озатып йөргән). Ә соңрак алар оешкан ирекмәннәр төркеменә берләшкән. Аларның бурычы – төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында каза күргәннәрне һәм аларның якыннарын “тыныч ярдәм” белән тәэмин итү: кешеләргә су, җылы плед бирү, аңлаешлы мәгълүмат җиткерү, утырып хәл алу мөмкинлеген тәэмин итү. Төркем каза күргәннәр һәм аларның гаиләләре өчен сизелерлек терәк булган. Фаҗигаләр вакытында еш кына бик гади нәрсәләр җитешми...