Җәмгыять
19 Августа , 10:42

Башкортстанда “Минем гаиләм һәм Конституция” конкурсы уза

"Белем" җәмгыятенең төбәк бүлегеннән."Белем" җәмгыятенең төбәк бүлегеннән.
Фото:"Белем" җәмгыятенең төбәк бүлегеннән.

Башкортстан Республикасы Конституция советы Зур һәм тату гаилә елында “Минем гаиләм һәм Башкортстан Республикасы Конституциясе” балалар рәсеме конкурсы үткәрә. Бу гаилә проекты, анда балалар һәм гаилә әгъзалары катнаша ала.

Конкурс өч этапта уздырыла:

- рәсемнәр җыю – 2026 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр;

- бәяләү этабы – 2026 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр;

- бүләкләү тантанасы – 2026 елның декабре.

Катнашучыларның яшь категорияләре:

- 1-4 сыйныфларда укучы балалар;

- 5-6 сыйныфларда укучы балалар;

- 7-9 сыйныфларда укучы балалар.

Конкурста катнашу өчен заявканы һәм рәсемне почта аша җибәреп яки  түбәндәге адрес буенча китереп бирергә була: 450008, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, З.Вәлиди урамы, 46.

БР Конституция Советының рәсми сайтында  ksrb.bashkortostan.ru конкурс турындагы нигезләмә белән танышырга һәм  заявканы күчереп алырга мөмкин.  

Фото "Белем" җәмгыятенең төбәк бүлегеннән бирелде.

Чыганак: "Молодёжная газета"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас