

Башкортстан хөкүмәтендә Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү буенча Русия Сәнгать академиясе вәкилләре катнашлыгында эшлекле киңәшмә узды.
Академия президенты Василий Церетели билгеләп үтүенчә, реставрация процессы план нигезендә бара, хәзер мәдәни мирас объектларын саклау турындагы законнарда билгеләнгән кирәкле процедуралар уза.
Церетели сүзләренчә, һәйкәл республика Башлыгы вәгъдә иткән вакытта куелачак. Ул шулай ук һәйкәлне кою кайчан башланачагы турында сөйләде.
"Барлык эшләр дә билгеләнгән сроклар кысаларында бара, аларны республика Башлыгы атады. Скульптураның барлык детальләре формовкага әзер. Формовка белән параллель рәвештә кою башланачак. Һәм бу барысын да вакытында эшләргә өлгерерлек өзлексез процесс булачак", – дип билгеләде Василий Церетели.
Элегрәк республика Башлыгы Радий Хәбиров республика массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашуда Салават Юлаевның яңа бронза скульптурасын 2027 елның октябрендә урнаштырырга планлаштыралар дигән иде.
Чыганак: bashinform.ru