Себер кызы Алёна Владимир Путинны 11 августта Новосибирскида ил лидеры үз кортежын туктатканда очраткан. Яшь кыз дәүләт башлыгы аралашуын “тыныч кына, үз манерасында” дип тасвирлаган. Бу хакта Ngs.ru порталы язган.
Алёна сүзләренә караганда, ул Путинның сүзләрен тәгаен ишетмәгән, чөнки янәшәдә бала-чага шау-шу килгән.
11 августта Путин Новосибирскига эш сәфәре ахырында аэропортка барганда кортежын туктаткан һәм шәһәр халкы белән сөйләшкән. Кортеж составында 15 транспорт чарасы булган: җиңел машиналар, полиция автомобильләре һәм реанимобиль. Новосибирск үзәгендәге юлларның бер өлешен вакытлыча япканнар. Бастырылган кадрларда Путинның заправка һәм Rostic's тиз туклану рестораны арасында урамнарның берсендә туктавы һәм ватандашлары янына чыгуы күренә. Ул үзен телефоннарга фотога төшергән халык төркеме, шулай ук сакчылар янында тора. Президентны балалар һәм яшүсмерләр сәламләгән.
Чыганак: lenta.ru