Җәмгыять
6 Августа , 04:43

Путин бушлай ЭКО турындагы законга кул куйды

Закон СВО катнашучыларының тол хатыннарына кагыла. 

Русия Президенты Владимир Путин Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның тол хатыннары өчен экстракорпораль аталандыру процедурасын (ЭКО) бушлай уздыру турындагы законга кул куйды.

Процедурага хокукны сугыш хәрәкәтләре ветераннарының кабат никахка кермәгән тол хатыннары алачак. Алар бу мөмкинлектән ире үлгәннән соң биш ел дәвамында файдалана алачак.

Моның өчен мәҗбүри шарт – хәрбинең исән чагында аның биологик материалын куллануга биргән нотариаль таныкланган ризалыгы булу. Шул ук вакытта йөклелек биш еллык срок чикләрендә булырга тиеш.

Бу очракта ата булуы никахлашу турындагы язма белән, иренең баланың атасы булып язылырга нотариаль таныкланган ризалыгы белән һәм бу очракта хәрбинең биологик материалын куллануны раслый торган медицина оешмасы тарафыннан бирелгән документ белән таныкланачак.

Документта шулай ук баланың исемен һәм фамилиясен сайлау хәрбинең исән чагында бирелгән ризалыгына таяначак, дип әйтелә.

Закон 2026 елның 1 декабреннән үз көченә керә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас