Җәмгыять
5 Августа , 15:25

Сулар һавабыз чиста булсын!

Александр Королёв.Александр Королёв.
Фото:Александр Королёв.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның тулаем күләме буенча төбәкләр арасында җиденче урында тора.

2024 ел йомгаклары буенча республика территориясендә атмосфера һавасына антропоген йөкләнеш кимүнең уңай динамикасы теркәлгән. Тулаем чыгарулар күләме  571,7 мең тонна тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 11 мең тоннага кимрәк (2023 ел – 582 мең тонна). Әлеге нәтиҗәгә, шул исәптән, предприятиеләр тарафыннан планлы һаваны саклау чараларын (газ чистарту җайланмаларын модернизацияләү, яңа фильтрлар урнаштыру, технологик процессларны оптимальләштерү, җайланмаларны герметизацияләү) гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелде.

Атмосфера һавасын даими мониторинглау Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы тарафыннан Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә урнашкан атмосфера һавасын контрольдә тотуның автоматлаштырылган станцияләре ярдәмендә башкарыла.

Кирәк булганда атмосфера һавасы үрнәкләрен алу өчен шулай ук атмосфера һавасын контрольдә тотуның күчмә экологик лабораториясе җәлеп ителә.

2025 елда атмосфера һавасын контрольдә тотуның автоматлаштырылган станцияләре пычраткыч матдәләр буенча  1114  тапкыр рөхсәт ителгән нормаларның артып китүен теркәгән, шул исәптән күкерт водороды, азот диоксиды, тузан, ацетон, этанол, аммиак, күкерт диоксиды, метанол буенча.

Рөхсәт ителә торган нормаларның артып китүе ачыкланганда, министрлык атмосфера һавасын пычратуның ихтимал чыганакларын ачыклау буенча оператив эш алып бара һәм, объектларны федераль дәүләт экология контроленә керткәндә, компетенция буенча чаралар күрү өчен барлык мәгълүматны тиешле күзәтчелек органнарына тапшыра.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас