Җәмгыять
5 Августа , 09:18

Ауга лимитлар расланды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2026-2027 еллар сезонына ауга лимитларны раслаган указга кул куйды.

2027 елның 1 августына кадәр республикада 3391 баш поши, 3529 себер кыр кәҗәсе, 631 аю атарга мөмкин. Бу җәнлекләргә лимитлар арткан. Шул ук вакытта селәүсен аулауны 77 зат белән чикләгәннәр. Тимгелле боланга лимитларны 1 гә кадәр, ә бурсыкка — 843кә кадәр киметкәннәр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас