Дәүләт Думасында Русиядә янгыннарны булдырмау өчен урманчы һөнәрен кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр. Башлангыч белән депутат Сергей Миронов чыгыш ясаган.
Аның фикеренчә, һөнәрне урманнарда тәртипне күзәтү, янгыннарны булдырмау һәм юкка чыгарылган урман массивларын торгызу белән шөгыльләнү өчен кире кайтарырга кирәк. Ул ассызыклавынча, элек урманчылар янгын чыганагын вакытында күрә алганнар, беренчел реакцияне оештырганнар һәм утның гаять зур мәйданнарга таралуына юл куймаганнар.
"Урман – илебезнең үпкәләре. Бу үпкәләрнең дә хуҗасы булырга тиеш. Урманчы – ул Русия табигатен әлеге һөнәрсез саклап калу мөмкин булмаган һөнәр. Ышанам ки, дәүләт урманчыны урманга кайтарырга тиеш", – дип йомгаклаган Миронов.
Чыганак: lenta.ru