Җәмгыять
30 Июля , 09:25

Отпуск чорында ничек квартплата өчен “перерасчёт” ясатырга?

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Әгәр сез отпускка яки дачага биш көнгә һәм аннан да күбрәк вакытка киткәнсез икән, сез кайбер коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләтергә хокуклы, дип хәбәр иттеләр БРның ТКХ министрлыгында.

Нәрсәне яңадан исәпләп була?

"Чүп чыгаруны өстәмә шартларсыз яңадан исәпләп була. Ә ут, су һәм газ өчен түләүне бинада исәпләү приборлары булмаган һәм аларны урнаштыруның техник мөмкинлеге булмаган очракта гына яңадан исәпләп була", – дип аңлаттылар БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында.

Җылылык, торакны карап тоту, капиталь ремонт һәм гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр яңадан исәпләнми.

Өйдә юклыкның срокларын ничек расларга?

Гаризага сезнең юклыгыгызны раслый торган документларны теркәргә кирәк. Документлар исемлеге ачык — иң мөһиме, алар сезнең күпме вакыт булмавыгызны расласыннар. Мәсәлән, бу самолетка билетлар, кунакханәдә яшәү өчен счет яки СНТ белешмәсе булырга мөмкин. Документларның конкрет исемлеген алдан ук хезмәт күрсәтүчедән ачыклау яхшырак.

Яңадан исәпләү турында гаризаны түләүләрне башкаручы коммуналь хезмәтләр күрсәтүчегә китәр алдыннан яисә кире кайтканнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Яңадан исәпләүне рәсмиләштерергә мөмкин булган максималь чор – 6 ай. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас