

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Журавлев Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм Башкортстан прокуроры Иван Грибовка Уфаның элеккеге мэры Мәүлиев белән гаугалы вакыйга уңаеннан запрослар җибәргән.
Парламентарий үзенең телеграм-каналында хәбәр итүенчә, аны чик кую чараларының үзгәрүе һәм ачылган “шактый күңелсез нәрсәләр”гә ачуы чыккан. Исегезгә төшерәбез, сүз мэриянең водительләр белән хезмәт автомобильләрен шәхси максатларда һәм чыгышлары Татарстаннан булган судьяларны Казанга йөртү өчен файдалану очраклары турында бара. Бу фактларны Башкортстан Тикшерү комитеты тикшерәчәк.
“Парадоксаль хәл килеп туды – авыр җинаятьләрдә гаепләнгән Мәүлиевны район суды кулга алды, әмма бер атнадан инде республиканың Югары суды аны өй арестына чыгарды, ә инде бер ай да узмастан чик кую чарасы аерым гамәлләрне тыюга үзгәртелде.
14 июльдә пленар утырышта Уфаның Шәһәр Советы депутатлары Мәүлиевның вәкаләтләрен туктаттылар, анда шулай ук бик тә ямьсез нәрсәләр ачылды, шул исәптән республика суд системасы вәкилләренең Татарстанга шәхси сәфәрләре өчен мэриянең хезмәт автомобильләреннән системалы файдалануы. Соңгысы күпсанлы документлар белән раслана.
Болар барысы да тискәре иҗтимагый шау-шу тудырды, бу хәлләр дәүләт властеның абруен һәм гадел хөкем итүне гамәлгә ашыруны какшата. Законлылык һәм гаделлек торгызылырга тиеш. Мәүлиевлар кланы эшчәнлеген һәм аларның суд системасына йогынтысын хокукый бәяләү буенча масштаблы эш көтелә. Судьялар төбәк олигархия кланнарының "хезмәтчесе" булырга тиеш түгел! Башкортстан халкы моңа лаек түгел”, – дигән Журавлёв.
Чыганак: bashinform.ru