Җәмгыять
27 Июля , 04:10

Республиканың су хуҗалыгы комплексы - үсештә

Айрат Нурмөхәммәтов.Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.

“Су басулардан һәм башка тискәре йогынтылардан саклау һәм гидротехник корылмаларның хәвефсезлеген тәэмин итү” федераль проекты кысаларында 2025 елда Күгәрчен районында Йомагуҗа сусаклагычының гидротехник корылмасына капиталь ремонт ясауга керештеләр. 2027 елда эшләрне билгеләнгән вакыттан алда тәмамлау планлаштырыла (срогы – 2028 ел, эшләр бәясе – 432,6 млн сум, объектның әзерлеге – 18%).

Шулай ук Сакмар сусаклагычының гидротехник корылмасына капиталь ремонт ясалды. Объектның әзерлеге 72% тәшкил итә. Быел бу эшләр төгәлләнәчәк (эшләрнең бәясе 226,8 млн сум тәшкил итә).

2025 елда Гафури районында Егән елгасы үзәнен чистарту эшләре башкарылды (гамәлгә ашыру срогы – 2024-2026 елларда, эшләр бәясе 42,441 млн сум 2025 елга озынлыгы 0,9 км тәшкил иткән) һәм Миякә районында Менәвез елгасы үзәнендә  (тормышка ашыру срогы – 2023-2026 еллар, эшләрнең бәясе 23,568 млн сум тәшкил итә). Эшләрне быел балык җибәрү буенча чаралар үтәлгәннән соң тәмамларга планлаштыралар.

Узган ел Мәчетле районының Әй елгасында (тормышка ашыру срогы – 2023-2024 еллар, эш бәясе 84,495 млн сум, 2025 елда файдалануга тапшырылган), Архангель районының Озынлар авылы янында Инҗәр елгасында үзәнне турайту һәм  яр буйларын төззекләндерү эшләре башкарылган һәм шушы районнар (эшләрнең  бәясе – 47,1 млн сум)  милкенә тапшырылган.

Халыкны эчәр су белән тәэмин итүнең резерв чыганакларын булдыру максатларында республика территориясендә 10 чишмә төзекләндерелгән.

2025 елда 100 мең куб метр һәм аннан да күбрәк күләмдәге 524 буа һәм сусаклагыч гидротехник корылмасында язгы ташуны имин үткәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырылды, язгы ташу вакытында эшләрне координацияләү өчен эшче комиссия төзелде, язгы ташуны һәлакәтсез үткәрүне тәэмин итү буенча чаралар планнары эшләнгән һәм расланды, җаваплы кешеләр билгеләнгән.

2025 елгы язгы ташу чорында барлык милек формасындагы гидротехник корылмаларда авария хәлләре теркәлмәгән.

Министрлык тарафыннан су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Русия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында суларның тискәре йогынтысын киметүгә һәм су объектларын саклауга юнәлдерелгән чараларга 2025 елда федераль бюджеттан 23,5 млн сум күләмендә субвенцияләр җәлеп ителде. Бүлеп бирелгән акчалар исәбеннән Сакмар һәм Урал елгалары бассейны буенча су саклау зоналары, яр буе яклау полосалары һәм яр буйлары чикләрен билгеләү буенча эшләр башкарылган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас