2026 елның беренче яртыеллыгында Русиядән 44 меңгә якын чит ил кешесен һәм гражданлыгы булмаган затларны куып чыгарганнар. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәте (ФССП) матбугат хезмәте вәкиленә сылтама белән “Ведомости” язып чыккан.
Гыйнвардан июньгә кадәр Русияне 43,7 мең чит ил кешесе ташлап киткән, бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 65,5 процентка күбрәк.
Элегрәк хәбәр ителъенчә, Дәүләт Думасы Русиядә яки аннан читтә теләсә нинди җинаять кылган өчен гамәлдән чыгарылмаган яки исәптән төшерелмәгән хөкем ителүләре булган мигрантларга Русия паспорты бирүдән баш тарту турындагы закон проектын караячак. Хөкем ителгән чит ил кешеләрен шулай ук яшәүгә рөхсәттән яки вакытлыча яшәүгә рөхсәттән мәхрүм итәргә тәкъдим ителә, әмма бу качак дип танылган яки Русиядә сәяси я булмаса вакытлыча сыену алган чит ил гражданнарына кагылмаячак.
Чыганак: lenta.ru