Җәмгыять
23 Июля , 19:54

Бензинга кытлыкның файдасы да бар, ди

Менә сиңа мә!

Русиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу саны 2026 елның июнендә  бензин кытлыгы аркасында кискен кимегән. Мәскәүдә генә машина йөртүчеләр узган ел белән чагыштырганда 15 (!) тапкыр сирәгрәк җилдерә башлаган.

2026 елның июнендә мәскәүлеләр тизлекне арттырган өчен 137 мең штраф һәм кабат тизлекне арттырган өчен 2 меңгә якын штраф алган. Бер ел элек саннар бөтенләй башка булган: 2 миллионнан артык "бәхет хатлары" һәм тагын 32 мең – кабат хокук бозулар өчен. Төбәкләрдә дә охшаш картина күзәтелә. Кырымда штрафлар саны бер ярым тапкырга кимегән (469дан 325 меңгә кадәр), Ставрополь краенда — ике тапкырдан күбрәккә (223тән 102 меңгә кадәр). Кабат  тизлекне арттырулар шулай ук сизелерлек кимегән.

Милли автомобиль берлегендә эш камераларда гына түгел, дип саныйлар. Экспертлар сүзләренчә, машина йөртүчеләр ягулыкны торган саен ешрак экономияли һәм узышлар оештырудан туктый – педальгә тиешеннән артыгын тапкыр басу теләге бик кыйммәткә төшә. Әгәр тенденция сакланса, аварияләр дә азаерга мөмкин әле.

Юлларда камералар күбрәк булганмы-юкмы икәнен хәзер тикшереп булмый. ЮХХДИ хокук бозуларны теркәү комплексларының ачык реестрына керү мөмкинлеген япты, шуңа күрә аларның санын машина йөртүчеләр башкача бәяли алмыйлар.

Чыганак: Mash МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас