

25-26 июльдә Уфаның “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркында “Рәхәттә” V Халыкара сәламәтлек һәм туризм форумы узачак. Еллык чара бөтенрусия дәрәҗәсендәге дискуссия, фәнни һәм күргәзмә мәйданчыгыннан гыйбарәт. Быел фестиваль программасында медицина диагностикасына, авыруларны профилактикалауга һәм актив озын гомер мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Кунаклар өчен “Сәламәтлек территориясе” эшләячәк – анда теләгән һәркем комплекслы тикшеренү уза һәм белгечләрнең индивидуаль тәкъдимнәрен ала алачак.
Үзәк аллея янындагы чатыр павильонында (көн саен 10:00нан 17:00 сәгатькә кадәр) республика халкын һәм кунакларын түбәндәге белгечләр һәм тикшеренүләр көтә.
* Сәламәтлекнең база күрсәткечләрен экспресс-бәяләү – өченартериаль басымны, пульсны, тән массасы индексын үлчәү;
* Сәламәт озын гомер медицинасы үзәгендә комплекслы диагностика – биологик яшьне бәяләүне, хроник авырулар килеп чыгу ихтималын һәм вакытыннан алда картаю маркерларын ачыклауны үз эченә алган тирәнтен тикшерү. Диагностика нәтиҗәләре буенча үзәк белгечләре сәламәтлекне коррекцияләүнең индивидуаль траекториясен – организмны ныгытуга һәм актив тормыш дәвамлылыгын арттыруга юнәлдерелгән чараларның персональләштерелгән планын эшлиләр;
* 43нче поликлиника табиб-терапевты консультацияләре – белгеч сәламәтлек торышына беренчел бәя бирәчәк, килүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк, авыруларны профилактикалау буенча киңәшләр бирәчәк һәм, кирәк булганда, тикшерүнең алга таба тактикасын билгеләячәк;
* Лаборатор экспресс-диагностика – тиз арада лаборатор тикшеренүләр узу һәм белгечләрдән консультация, нәтиҗәләрне тиз арада алу мөмкинлеге;
* ВИЧ-инфекциягә түләүсез экспресс-диагностика – аноним һәм конфиденциаль тест үткәрү. Аны СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белгечләре үткәрәчәк.
Килегез! Туганнарыгызны һәм дусларыгызны да алып килегез – сәламәтлек турында кайгырту мөһим. 25-26 июльдә “Кашкадан” паркында мунча традицияләрен, спорт ярышларын, гастрономия ачышларын һәм үз-үзеңне кайгыртуны берләштерегез!
Керү ирекле. Барлык консультацияләр һәм тикшерүләр бушлай үткәрелә. ВИЧка тест узу – аноним һәм конфиденциаль. Үзегезнең сәламәтлегегез турында күбрәк белү, белгечләрдән киңәшләр алу һәм актив озын гомерлелеккә тагын бер адым ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!