Җәмгыять
23 Июля , 07:12

Иң бай кешеләр тагын да ныграк баеган

Ә безнең пенсияләр, хезмәт хаклары кайчан артыр икән?

Иң бай кешеләр тагын да ныграк баеганИң бай кешеләр тагын да ныграк баеган
Иң бай кешеләр тагын да ныграк баеган

"Bloomberg" тикшергән мәгълүматларына караганда, ел башыннан русиялеләрнең байлыгы 4,8 миллиард долларга арткан.

 

Барысыннан да бигрәк "Северсталь"гә нигез салучы кеше баеган, аның артыннан «Новатэк» оешмасы башлыгы һәм «ЕвроХим»га нигез салучы килә. Вайлдберризны ачучы Татьяна Кимның да капиталы ару гына арткан, ди. Моннан тыш, Русия дөньяда иң тиз баючы икенче ил булып тора икән. 2020-2025 еллар эчендә русиялеләрнең байлык-мөлкәте 37%ка арткан имеш. Тикшеренүләре чынлыкка туры киләдерме, юкмы, әмма... Байлык - бер айлык, диләр, иң мөһиме – исәнлек булсын!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас