

Атна башында “Русия” милли үзәгендә “Барысы да җиңү өчен!" халык фронты форумы узды. Былтыргы кебек үк Путин чарада булды һәм форумда чыгыш ясады.
Русиянең төп бурычларының берсе дип Путин СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне атады. Бүген, аның сүзләренчә, сугышчылар һәм аларның якыннары белән эшләүдән мөһимрәк нәрсә юк. Русия лидеры раславынча, гражданнар СВО максатларына халык фронты аша 70 миллиард сумга якын акча юнәлткәннәр. Оешма активистлары 15 ел дәвамында Русия хәл итә торган проблемаларның үзәгендә булдылар.
Путин Гомумрусия халык фронтының ролен аерым билгеләп үтте: 15 ел эчендә фронт үзен тулысынча аклады. Иҗтимагый хәрәкәт үз тирәсенә 20 миллионнан артык кешене берләштергән.
“Безнең сезнең белән көчебез шунда ки, без һәрвакыт барлык авырлыкларны һәм куркуларны җиңәбез, һәм бу безне көчлерәк итә. Һәм без нәкъ менә шуңа күрә һәрвакыт бары тик алга барабыз һәм барачакбыз", – дип нәтиҗә ясады президент. Ул кешеләр белән кире элемтә властьның теләсә кайсы дәрәҗәсе өчен бик мөһим, дип өстәде.
Шул ук вакытта Президент йөкләмәләре “ниндидер лыгырдау түгел”, алар нәкъ менә гражданнар мөрәҗәгатьләреннән соң бирелә.
Чыганак: ura.news