Җәмгыять
16 Июля , 12:25

“На Рахате” Уфада бишенче тапкыр үткәрелә

Альберт ЗаһировАльберт Заһиров
Фото:Альберт Заһиров

25 һәм 26 июльдә Уфаның Кашкадан күлендә бишенче тапкыр “На Рахате” Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале узачак. Кунакларны коллектив парлау буенча чемпионат, мунча тамашалары, җитештерүчеләр күргәзмәсе, спорт турнирлары, мастер-класслар һәм башка активлыклар көтә.

Евразия мунча ассоциациясе директоры урынбасары Назгөл Левина фестивальнең инде күркәм традициягә һәм Уфаның визит карточкасына әйләнүе турында фикерләре белән уртаклашты.

"Быел без “На Рахате” Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивален инде бишенче тапкыр уздырабыз. Бу чара шәһәр халкына шулкадәр ошады, аны инде түземсезләнеп  көтәләр, – диде Назгөл Левина. – Быел фестивальнең үзенчәлеге – коллектив чабыну буенча Русия чемпионатының масштаблы финалы, анда Русиянең төрле шәһәрләреннән иң яхшы алты оста парлау сәнгате буенча үз шоуларын күрсәтәчәк. Программада мөһим баскетбол турниры планлаштырыла, анда тамашачылар бүләкләр һәм онытылмас тәэссоратлар ала алачак. Шул ук вакытта оештыручылар яхшы традицияләрне дә саклыйлар: кунаклар ял көннәренә гаиләләре һәм якын дуслары белән килә, тәмле ашый, чабына, кызыклы шоу-программалар карый, гаиләләре белән актив һәм күңелле вакыт үткәрә алачак”.

Назгөл Левина, гадәттәгечә җитештерүчеләр күргәзмәсе эшләячәк, дип өстәде: һәр килүчегә мунча мичләре һәм чаннарга тест-драйв үткәрү мөмкинлеге булачак. Шулай ук палаткалы шәһәрчек оештырылачак.

“На Рахате" форумы Уфаның вакыйгалар календарендә ныклап урнашты. Анда катнашу өчен бар республикадан һәм күрше төбәкләрдән кунаклар килә. Быел оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр.

Чыганак: resbash.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас