Җәмгыять
14 июль , 13:56

БПЛА һөҗүмнәрендә каза күрүчеләргә түләүләр кертелә

"Честный репортаж" МАХ-каналы видеосыннан скриншот."Честный репортаж" МАХ-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:"Честный репортаж" МАХ-каналы видеосыннан скриншот.

Уфада шәһәр территориясендә ракета һөҗүмнәре, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәре нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга өстәмә социаль ярдәм чаралары кертү турында карар кабул ителде.

Бүген, 14 июльдә, шәһәрнең беренче вице-мэры Сергей Кожевников тәкъдимен шәһәр Советы депутатлары 65нче чираттан тыш утырышта хуплады.

"Гражданнарның яшәү шартларын бозу; беренчел ихтыяҗдагы мөлкәтнең өлешчә яки тулысынча югалуы; сәламәтлеккә зыян килү; үлем; гражданнарның милкендә булган һәм билгеләнгән тәртиптә теркәлгән транспорт чарасына өлешчә яки тулысынча зыян килү очракларында социаль ярдәм  чаралары күрсәтү каралган”, – диде Сергей Кожевников.

Түләүләрне террорчылык актлары турындагы җинаять эшләре буенча каза күрүчеләр дип танылган һөҗүмнәрдән зыян күргән гражданнар ала алачак. Ярдәм чаралары РФ гражданнарына да, шулай ук Уфада яшәүче чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаганнарга да күрсәтеләчәк. Түләүләр суммасы РФ төбәкләре буенча гомум картинаны һәм бүгенге көндә ил территориясендә гамәлгә кертелгән тәҗрибәгә карап исәпкә алыначак.

Проектта 1 августка кадәр хакимият гражданнарга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү тәртибен һәм күләмнәрен расларга тиеш дип билгеләнгән. Карар проектының гамәлдә булуын 2026 елның 1 апреленнән җәелдерергә тәкъдим ителә. Шәһәр Советы депутатлары тәкъдим ителгән карар проектын хуплады. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас