

Нh.ru (эш табарга һәм персонал сайларга ярдәм итә торган сервис) сервисында Башкортстанда беренче яртыеллыкта тәкъдим ителгән эш хакы кайсы хезмәт өлкәләрендә һәм күпмегә артуын исәпләгәннәр.
Эш хаклар авыл хуҗалыгында күзгә күренеп арткан: эш бирүчеләр ихтимал хезмәт хакларын 15 процентка – 161,7 мең сумнан алып 186,2 мең сумга кадәр күтәргән.
Икенче урында – чимал чыгару, анда тәкъдим ителгән медианлы (барлык хезмәткәрләрне ике тигез яртыга бүлә торган статистик күрсәткеч) хезмәт хакы 14,7 процентка (186,4 мең сумга кадәр) арткан.
Лидерлар өчлегенең ахырында – автомобиль бизнесы: эш бирүчеләр бу өлкә белгечләренә ел башы белән чагыштырганда 14,2 процентка күбрәк хезмәт хакы тәкъдим итә башлаган. Андагы эш хакы 129 мең сумга җиткән.
Хезмәт хаклары иң тиз үскән өлкәләр бишлегенә шулай ук стратегия, инвестицияләр һәм консалтинг (+13,7%, медианлы хезмәт хакы 114,1 мең сумга кадәр); спорт клублары, фитнес һәм матурлык салоннары (+10,2%, эш хакы 77,1 мең сумга кадәр) кергән.
Массакүләм һөнәрләр арасында инженер-энергетикларның һәм инженер-электрикларның хезмәт хаклары тиз арткан: ярты ел эчендә 59,5 процентка – 81,5 меңнән 130 мең сумга кадәр.
Топ-5кә смена начальниклары һәм участоклар мастерлары (+57,9%, хезмәт хакы 160 мең сумга кадәр), слесарьлар һәм сантехниклар (+56,3%, эш хакы127,5 мең сумга кадәр), төргәкләүчеләр, комплектлаучылар һәм маркировкалаучылар (+53,3%, эш хакы 92 мең сумга кадәр), шулай ук сервис инженерлары, инженер-механиклар (+50%, хезмәт хакы 135 мең сумга кадәр) керә.
Массакүләм белгечләр арасында бүген эш бирүчеләр эретеп ябыштыручыларга иң югары хезмәт хаклары тәкъдим итәләр. Эретеп ябыштыручы һөнәренең медиан хезмәт хакы 285,1 мең сумга җиткән, бу кайбер җитәкчеләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсе белән чагыштырырлык, дип билгеләп үтә платформа аналитиклары.
Чыганак: bashinform.ru