Җәмгыять
13 Июля , 17:09

Республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә стажировка үт!

БРның кадрлар стажировкасы үзәге – синең һөнәри уңышка ирешү юлыңда мөһим адым ясау мөмкинлегең!

Әгәр сез Башкортстаннан читтә югары уку йортында укыйсыз һәм практикада һөнәри тәҗрибә тупларга телисез икән, сез хәзер үк республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә һәм оешмаларында стажировка уза аласыз. Моның өчен 2026 елның апреленнән Мәскәүдә Русия Президенты каршындагы БРның тулы вәкаләтле вәкиллеге базасында кадрлар стажировкасы үзәге булдырылды.

Үзәк һәр студентка төбәк предприятиеләрендә һәм коммерция оешмаларында, шулай ук власть органнарында һәм дәүләт учреждениеләрендә стажировка узу өчен урын табарга ярдәм итәчәк.

Беренче этапта эшләргә кирәк булган адым –  https://clck.su/hLaSH

  сылтамасы буенча заявка тутыру.

Үзәк белгечләре сезгә:

- Эш эзләүче анкетасын әзерләргә,

 -Консультация узарга һәм юнәлешне билгеләргә,

- Сезнең соравыгыз буенча практика урынын сайлап алырга,

- Барлык документларны да дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Барлык сораулар буенча сез кадрлар стажировкасы үзәгенә +7 985 596 51 47, +7 495 621 07 07 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас