Җәмгыять
10 июль , 04:45

Ана капиталы мөмкинлекләре киңәйтелә

Айгөл Хәсәнова.Айгөл Хәсәнова.
Фото:Айгөл Хәсәнова.

Башкортстанда бакча кишәрлегендә йорт төзегәндә ана капиталын куллану мөмкинлекләре киңәйтелде.

Хәзер бакча участокларында да  төзелеш оешмалары һәм эскроу-исәпләр катнашлыгында йортлар салырга була. Моңа кадәр бу бары тик шәхси торак төзелеш өчен тәгаеләнгән җир кишәрлекләрендә генә мөмкин иде.

Тиешле үзгәрешләр РФ Хөкүмәте карары белән расланды, анда бакчачылык өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләренең максатчан билгеләнеше төгәлләштерелә. Бу дачаны ял итү урыны гына түгел, ә торак буларак караучылар өчен аеруча актуаль.

Ана капиталы акчаларын эскроу-счеттан файдаланып бакча кишәрлегендә йорт төзүгә юнәлтү өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: гаиләнең ана капиталына сертификат, бакча җир кишәрлегенә милек хокукы, төзелешкә рөхсәт булу (әгәр ул әлеге төр корылмалар өчен таләп ителсә), төзелеш оешмасы белән төзелеш подряды килешүе төзү.

Кредит яисә заем кулланганда өстәмә документлар таләп ителәчәк: заем, кредит яисә ипотека килешүе. Эскроу-исәп төзелеш оешмасы тарафыннан  килешү буенча барлык йөкләмләрне үтәгәнче акчаларның саклануын тәэмин итә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас