Җәмгыять
9 Июля , 11:40

Төзек һәм хәвефсез юллар

Төзек һәм хәвефсез юлларТөзек һәм хәвефсез юллар
Төзек һәм хәвефсез юллар

Республикада юллар торышы һәм күперләрнең хәвефсезлегенә зур игътибар бирелә. “Тормыш өчен инфраструктура” милли проект кысаларында 11 күпер норматив дәрәҗәгә җиткерелде.

Шулар арасында Башкортстан һәм Татарстанны тоташтырган, Ык елгасы аша салынган күперне, Балтач районындагы Танып елгасын кичүче һәм Уфа шәһәренең тарихи күперен мисалга китерергә була. Юл өслегенә 20,5 чакрымлык юл билгеләре сызылган. Шулай ук 13 мең юл билгесе куелган яисә яңартылган. Катлаулы урыннарда 146 светофор урнаштырылган. Саклык чарасы буларак юл күзәтү камералары урнаштыру да дәвам итә. Бүгенге көндә Башкортстан юлларында 1800 стационар, 66 күчмә һәм 11 мобиль камера эшли. 2025 елда Нефтекама, Октябрьский, Салават һәм Уфа шәһәрләрендә яңа 25 камера эшли башлаган. Болар барсы да юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруда зур роль уйный.

Автор: Рәдиф Фәтхи.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас