Җәмгыять
7 июль , 16:35

“Госуслуги Дом”ны 20 миллионнан артык кеше куллана

“Госуслуги Дом”ны 20 миллионнан артык кеше куллана“Госуслуги Дом”ны 20 миллионнан артык кеше куллана
“Госуслуги Дом”ны 20 миллионнан артык кеше куллана

Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүгә һәм бер тәрәзәдән йорт белән идарә итүгә юнәлдерелгән “Госуслуги Дом” мобиль кушымтасын 20 миллионнан артык кеше күчереп алган, ә Башкортостанда кулланучылар саны 550 меңнән артып киткән. Сервис халыкны нәрсәсе белән җәлеп итә, анда нинди мөмкинлекләр бар?

Иң кирәкле функцияләр арасында – исәпләү приборлары (су, электр энергиясе, газ) күрсәткечләрен тапшыру һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү. Шул ук вакытта кушымта аша ТКХ өчен комиссиясез – тиз түләүләр системасы ярдәмендә түләргә, шулай ук элегрәк тапшырылган күрсәткечләрнең тарихын карарга мөмкин.

Төп экранда “Авария” махсус төймәсен өстәү системаны мөһим яңарту булды. Кичекмәстән җавап бирүне таләп итә торган вәзгыять килеп чыккан очракта, мәсәлән, торба шартлавы, “Авария” төймәсенә басканда авария-диспетчерлык хезмәтенең телефон номеры күрсәтеләчәк.

“Госуслуги Дом” ярдәмендә идарәче оешмага рәсми гаризалар бирергә һәм аларның статусын күзәтергә мөмкин. Кушымта аша гариза биргәндә кулланучы идарә итүче компаниянең мөрәҗәгать алуын раслый, ә җавап вакыты рәсми рәвештә санала башлый.

Тагын бер файдалы функция – онлайн милекчеләрнең гомум җыелышында катнашу. Бу тәүлекнең вакытына яки кайда булуга карамастан йорт буенча карарларны кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Тавыш бирү башлангач, баш биттә баннер барлыкка килә. Аңа басып, барлык мәгълүматны белергә була: кем инициатор һәм кайсы вакытка кадәр тавыш бирергә мөмкин, көн тәртибе һәм карар кабул итәргә ярдәм итәчәк өстәмә материаллар белән танышырга.

Кушымтаны кайдан табарга һәм ничек йөкләргә?

  1. Кушымтаны мобиль җайланмалар өчен кушымталарның популяр кибетләрендә йөкләргә мөмкин яки clck.ru/3QnbZq сылтамасы буенча күчеп.
  2. Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы аша авторизация үтегез – кушымтада аерым теркәлү таләп ителми.
  3. Күчемсез милек, исәпләү приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә йөкләнәчәк, рәхәтләнеп файдаланыгыз!

 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас