Җәмгыять
7 Июля , 16:12

Безнең проект – “Ты в игре” конкурсының VI сезоны җиңүчеләре исемлегендә

Безнең проект – “Ты в игре” конкурсының VI сезоны җиңүчеләре исемлегендәБезнең проект – “Ты в игре” конкурсының VI сезоны җиңүчеләре исемлегендә
Безнең проект – “Ты в игре” конкурсының VI сезоны җиңүчеләре исемлегендә

 "Ты в игре" Бөтенрусия спорт проектлары конкурсының VI сезонына йомгак ясалды, дип хәбәр иттеләр “Милли өстенлекләр” коммерцияле булмаган автономия оешмасында.

Җиңүчеләрне биш төп номинациядә: “Балалар спортта”, “Старт ноктасы”, “Масштаб”, “Спортта трансформация”, “Чиксез мөмкинлекләр”, шулай ук өч партнерлык номинациясендә: “Корпоратив спорт”, “Спорт туризмы”, “Медиа” билгеләделәр.

“Спортта трансформация” номинациясендә Башкортстаннан Trekkingmania.ru проекты җиңде, бу – Русиядә иң эре туристлык сукмаклары агрегаторы һәм сәяхәтчеләр өчен интерактив уен. Катнашучылар маршрутлар уза, картада булган нокталарны билгели, баллар һәм бүләкләр ала, ә проект бер үк вакытта эчке туризмны үстерә, актив яшәү рәвешен һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыра. Киләчәктә проект авторлары туристлык һәм спорт маршрутлары һәм сукмакларының тулы каталогын төгәлләргә, картаны илнең барлык әһәмиятле урыннары белән тулыландырырга ниятлиләр, моның өчен инде кайбер төбәкләр буенча экспедицияләр планлаштырылган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас