РФ Хезмәт министрлыгы гамәлдәге Хезмәт кодексының компанияләргә һәм хезмәткәрләргә үзара килешү буенча 4 көнлек эш атнасына күчәргә мөмкинлек бирүен раслады.
Бу барысы да мотлак рәвештә шундый графикка күчеп бетәчәк дигән сүз түгел, мондый күчеш компанияләр һәм аларның хезмәткәрләренең үзара килешүе буенча башкарылырга тиеш. Әлбәттә, һәр яңалыкны бераз шөбһәләнеп кабул итәбез, әйдәгез мондый күчешнең мөмкин булган нәтиҗәләрен барлыйк.
Озайтылган сменалар (4 көн, 10 сәгать): Атналык норма 40 сәгать тәшкил итә. Хезмәт хакы тулысынча саклана, чөнки йөкләнеш кимеми, ләкин эш көне сизелерлек озаграк була.
Кыскартылган вакыт (8 сәгатьтән торган 4 көн): Тулы булмаган эш вакыты дип классификацияләнә (РФ Хезмәт кодексының 93 маддәсе). Өстәмә ял алырга мөмкинлек бирә, ләкин түләү эшләгән сәгатьләргә пропорциональ рәвештә башкарыла – керем якынча 20% ка кимергә мөмкин.