Җәмгыять
3 июль , 07:17

ИИ куллану аркасында вуз диплом эшләрен гамәлдән чыгарган

Ясалма фәһем, Chat GPT һәм башкалар турында соңгы арада бик күп сөйлиләр...

Русия халыклар дуслыгы университетының Сочидагы институты илдә ясалма интеллект аркасында “Юриспруденция” юнәлеше буенча бакалаврлар өчен диплом эшләрен яклау процедурасын гамәлдән чыгарган беренче югары уку йорты булды.

Вузда дипломның традицион форматы чыгарылыш укучысының реаль әзерлек дәрәҗәсен күрсәтми башлады, дип билгеләп үттеләр, чөнки нейрочелтәрләр берничә минут эчендә суд практикасын анализлаган күләмле текст булдырырга сәләтле. Язма эш урынына студентларга хокукый фикерләүне телдән күрсәтеп, квалификацияләрен расларга туры киләчәк.

"Төп бурыч – чыгарылыш укучыларының катлаулы хокукый ситуацияләрдә карарлар кабул итү, стандарт булмаган кейсларны анализлау һәм белемнәрне практикада куллану сәләтен тикшерү булачак", –  дип билгеләде юридик факультет деканы вазифаларын башкаручы Елена Легостаева.

Яңа кагыйдәләр 2024, 2025 һәм 2026 елларда  укырга кергән бакалаврларга кагыла.

Элегрәк Төньяк Арктика федераль университетында студентларга ИИ белән авторлыкта диплом эшләре язарга рөхсәт иттеләр. Уку йортында билгеләп үтүләренчә, бакалаврлар диплом эшен язганда нейрочелтәрләр катнашлыгы гомум күләмнең 40 процентыннан да артмаган текстны тапшыра ала. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас