Җәмгыять
30 июнь , 07:49

Кызганыч, җир берсенә дә кирәкми...

Ә бит безне кечкенәдән җир - иң зур байлыгыбыз дип үстерделәр.

Россельхознадзорның БР буенча идарәсеннән.Россельхознадзорның БР буенча идарәсеннән.
Фото:Россельхознадзорның БР буенча идарәсеннән.

Мәчетле районында 194 гектарга якын чүп үләннәре баскан авыл хуҗалыгы җирләре табылган. Бу хакта Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Россельхознадзорның планнан тыш рейды нәтиҗәсендә Мәчетле районының Олы Устьикин авыл советы территориясендә 193,83 га мәйданлы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кишәрлек ачыкланган. Ул Яңа Мөслим авылыннан көнбатыштарак урнашкан.

“...Кишәрлекне чүп баскан. Туфракны эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы культураларын үстерү ачыкланмады, – диләр күзәтчеле ведомствосында. – Җир кишәрлеге гражданнарның гомум өлешле (19 өлеш) милкенә карый”.

Хокук ияләренә кисәтүләр игълан ителде һәм авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәре үстермәү буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Авыл хуҗалыгы җирләрендә күпләп үскән чүп үләннәре туфракны ярлыландыра, аның уңдырышлылыгын киметә һәм корткычларны тарата. Бу уңышның кимүенә, киләчәктә җирне торгызу чыгымнарына һәм зур штрафларга китерә. Аннары бу әле янгыннар хәвефе белән дә бәйле. Биек үсеп, корыган чүп үләннәренә тиз ут каба, ә җир өстендәге үләм катламының януы туфрактан мөһим булган азотны юкка чыгара.

 Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас