Җәмгыять
26 июнь , 07:08

Яңгыр суын җыясызмы?

Элек-электән авыл кешесе яңгыр суының кадерен белгән. Өй түбәләреннән аккан тамчыларны мичкәгә, зур савытларга җыеп куйганнар. 

 Бүген дә бу гадәт яңадан популярлаша бара.

Беренчедән, яңгыр суы бакча өчен бик кулай санала. Аның составында каты тозлар азрак булганлыктан, үсемлекләр аны җиңелрәк «кабул итә». Шуңа күрә күпләр помидор, кыяр, чәчәкләргә нәкъ менә яңгыр суы сибәргә тырыша.
Икенчедән, керне агарта, чәчне яңгыр суы белән юсаң, йомшак була, тән тиресенә дә шифасы бар. 

Яңгыр суын дөрес итеп җыярга кирәк: савытлар чиста булсын, өстен каплап кую хәерле. 

Юыну өчен кулланырга булса, яңгырның беренче агымын җыймаска кирәк.  Чөнки түбәдә яткан тузан-пычрак иң элек беренче тамчылар белән агып төшә. 

Яңгыр суын җыеп кулланасызмы? 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас